- Шәһәр тарихи үзәкнең туристлык кодын проектлауга 215 млн сум федераль субсидия ота алды. Бу инвестицияләр Уфаның йөзен үзгәртте, - дип ассызыклады Уфа мэры Ратмир Мәүлиев Уфада үткән "Кече Ватан - Русия көче" өченче Бөтенрусия форумы кысаларында фикер алышуда.
Ул билгеләп үткәнчә, юбилейга әзерлек барышында һәм аннан соң креатив индустрияләрне үстерүгә һәм шәһәр кунаклары өчен яңа тәэссоратлар тудыруга аерым игътибар бирелде. Туроператорлар гадәти Уфаны көтелмәгән ракурстан күрергә мөмкинлек бирә торган яңа экскурсия программалары эшләде. Бу алымның гәүдәләнеше тере иҗади мәйданчыкка әверелгән уникаль шәһәр киңлеге "Арт-КВАДРАТ" булды. Мегаполис тырышлыгы халыкара дәрәҗәдә зур танылу алды, 2025 елда Уфага Бөтендөнья һөнәрчелек Советы (WCC AISBL) тарафыннан «Бөтендөнья һөнәрчелек шәһәре» статусы бирелде. Шул ук елда балалы гаиләләр өчен комплекслы чаралар программасы ярдәмендә Башкортстан башкаласы «Балалар туризмы башкаласы» дигән федераль исемгә лаек булды. Ратмир Мәүлиев билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушыбашлангычлар, масштаблы төзекләндерү белән беррәттән, Уфаны сыйфатлы үзгәртте, аны илнең туристик картасында мөһим һәм инвестицияләр өчен файдалы шәһәр итте.
Фото:"Башинформ"
#МАЛАЯ_РОДИНА_СИЛА_РОССИИ2026
#Республика_Башкортостан_Уфа
#ВАРМСУ