+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар , 14:50

Авылда иң мөһиме – техника!

Бу мәсьәләне авыл халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы” чикләрендә хәл итәргә тырыша.

Авылда иң мөһиме – техника!
Авылда иң мөһиме – техника!
Урындагы башлангычларга ярдәм программасы авыл җирендә бик күп күләмле эшләрне башкарырга мөмкинлекләр бирә. Авыл биләмәләре, шушы программага кереп, халык белән берлектә нинди дә булса эшләрне башкара: юллар ремонтлана, су һәм ут үткәрү мәсьәләләре хәл ителә, социаль объектлар ремонтлана, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә, техника алына.

Кырмыскалы районының Сахай авыл биләмәсендә дә бу программа турында ишетеп кенә белмиләр: анда елның-елы катнашып киләләр, шуның нәтиҗәсендә берничә ел элек тракторлы да булдылар.
Әлбәттә, 8 авыл кергән авыл биләмәсендә хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Бәхеткә, аларның күбесен һәм эреләрен максатлы дәүләт программалары ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Шуңа әлеге программада әле бер, әле икенче авыл үзенең бәхетен сынап карый. Быел исә анда Бельский авылы катнашырга теләк белдерде. Авылдагы проблемаларны билгеләү һәм “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”нда кайсысы белән катнашуны хәл итү өчен халык арасында сорау алу оештырылды һәм алдан җыелышлар үткәрелде.

Гомум җыелыш Бельский авыл клубында узды. Чараны Сахай авылы биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов ачып, “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”ның конкурс булуы, шуңа анда катнашу һәм җиңеп чыгу өчен зур тырышлык салырга кирәклеге турында сөйләп, бу уңайдан аның тәртибе һәм шартлары белән якыннан таныштырып китте. Авыл халкы башлангыч белән чыга икән, акчалата һәм кул көче белән дә ярдәм күрсәтергә тиеш, ә инде документлар әзерләү, смета төзү, иганәчеләр табу кебек башка мәсьәләләрне авыл биләмәсе хакимияте үз өстенә ала.

Нәтиҗәдә, барлык җыелучылар быел программада катнашырга бертавыштан теләк белдерде һәм көн тәртибендә тавышка куелган өч проектның берсен сайлап алды: күпчелек тавыш белән "МТЗ" тракторына грейдер тагылмасы алырга карар кылынды. Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән эшләрне күзәтү астында тоту, җиңеп чыккан очракта, халыктан акча җыю өчен инициатив төркем төзелде. Бу бурычлар Мөнир Галиуллин, Илдар Назыйров, Марат Сәйфуллин, Фия Хисамова, Гөлнара Йөзлекбаева һәм Гөлнара Нурушевага йөкләтелде. 

Бу көнне Бельский авылы клубы халык белән тулы иде, авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә әлеге Программа аларның проблемасын хәл итүдә зур ярдәм булыр, дип җиңүгә өметләнеп килгән.  Эшне шундый кәеф белән башлагач, ул,  һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.


Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас