Баймак районында начар һава шартлары аркасында юлда тоткарланып калган балалы гаиләгә коткаручылар ярдәме кирәк булган.
Автомобиль Хәсән белән Иске Сибай авыллары арасында кар әсирлегендә калган була. Урынга Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары чыккан. Алар өч кешедән торган гаиләгә ярдәм күрсәткән. Юлда тоткарланып калган гаиләдә 14 яшьлек бала да булган.
Ведомствода искәртүләренчә, начар һава шартларында ерак юлга чыгудан тыелып тору хәерле.
Башкортстанда ял көннәрендә синоптикларның буран фаразлавы турында бүген язган идек.
Фото: Госкомитет РБ оп ЧС / Пресс-служба