+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар , 10:25

Республикага бураннар килә

Синоптиклар айның соңгы көненә фаразларын җиткерде.

Республикага бураннар килә
Республикага бураннар килә
Гыйнвар аеның соңгы көне суык булса, кышның соңгы ае да шундый булыр, дигән сынамыш бар халыкта. Бүген көн җылы, иртән үк буранлап тора. Димәк, февраль бураннарга бай булачак.

Синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле, алар нинди һава торышы вәгъдә итә?

Башкортстанда ял көннәрендә кар явачак һәм буран булыр дип фаразлыйлар. “Башгидрометүзәк” фаразлавынча, бүген, 31 гыйнварда, аязаючан-болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың төньяк яртысында көндез бераз кар, урыны белән күп кар явачак, кайбер районнарда буран, юлларда кар көртләре, өермә, бозлавык булачак. Төбәкнең көньяк яртысында җитди явым-төшемнәр көтелми. Көндез термометр баганалары -1, -6 градус күрсәтәчәк.

Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас