+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 гыйнвар , 11:55

Урман сагында торучылар арта

Башкортстанда урманнарда янгын хәвефсезлеге сезонына әзерлек дәвам итә.

Урман сагында торучылар артаУрман сагында торучылар арта
Урман сагында торучылар арта
Әйтик, «Урман янгыннарын сүндерү» программасында катнашучы тагын 30 кеше квалификация күтәрү турында таныклык алды. Шулай итеп, республикада инде 400ләп профессионал урманнарда янгыннарны сүндерү эшен тиз арада оештырырга әзер.

Укуларны Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында җиңгән «Урман сагында дозор — яңа мөмкинлекләр» проекты кысаларында Уфа урман-техник техникумы укытучылары үткәрде. Программа 12 гыйнварда старт алды һәм үзендә теорияне дистанцион өйрәнүне техникум базасында гамәли күнекмәләрне үзләштерү белән берләштерде.

- Тыңлаучылар составы урманнарны саклауга комплекслы карауны ассызыклый: укуларны урман хуҗалыгының штатлы хезмәткәрләре дә, ирекле хезмәткәрләр — авыл биләмәләре башлыклары, махсус техника йөртүчеләр һәм янгын сүндерүчеләр дә узды. Нәкъ менә шундый күпкырлы әзерлек эшләрнең җайга салынуын гарантияли һәм, урман фондына зыянны киметеп, янгын чыганакларын иртә стадиядә сүндерергә мөмкинлек бирә, - дип хәбәр итте Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Фото: пресс службы Минлесхоза Башҡортостана.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас