-25 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль , 20:14

Башкортстан Башлыгы грантларының беренче конкурсына заявкалар кабул ителә

Гражданлык җәмгыяте институтлары саны буенча без Идел буе федераль округында беренче урында.

Башкортстан Башлыгы грантларының беренче конкурсына заявкалар кабул ителә
Башкортстан Башлыгы грантларының беренче конкурсына заявкалар кабул ителә

Федераль экспертлар Башкортстанда иҗтимагый институтларның, волонтерлар корпусының махсус хәрби операциягә һәм патриотик тәрбиягә ярдәм итүдә әһәмиятен билгеләп үтә. Республика Президент Владимир Путин карарлары тирәсендә гражданнарның, җәмәгатьчелекнең, бизнесның югары дәрәҗәдә туплануын күрсәтә. Кичә Уфада Башкортстан Республикасы Башлыгының гражданлык җәмгыяте институтлары активы белән очрашуы булды.

- Башкортстан - чын-чынлап битараф булмаган кешеләр яши торган республика. Нәкъ менә аларның энергиясе һәм идеяләре ярдәмендә бездә көчле һәм актив коммерцияле булмаган сектор оешты. Республика Башлыгының грантлар фонды эшләгән чорда без бергә бик зур юл үттек: 24 конкурс уздырдык, 5000нән артык гариза алдык, шуларның 990ы хуплау тапты һәм шәһәрләребездәге һәм авылларыбыздагы тормышны яхшы якка үзгәртте. Ярдәмнең гомум күләме 1,53 млрд. сум тәшкил итте!

Исегезгә төшерәм: 2 февральдән 3 мартка кадәр Фонд 2026 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларының беренче конкурсына заявкалар кабул итә, анда үз проектыңны гамәлгә ашыруга 2,5 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин. Барлык нечкәлекләрне 102.рф грант сайтында табарга мөмкин, - диде бу уңайдан Башкортстан Башлыгы грантлары фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас