“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу һәм проект сайлау буенча җыелышлар авылда күләмле чарага, зур бәйрәмгә әверелә. Шушы көннәрдә Николаевка авылында узган җыелыш та киң колач алды.
- Безнең авыл биләмәсе Урындагы башлангычларга ярдәм программасында елның-елы катнашып килә. Һәм мондый проектлар ярдәме белән авылларыбыз үсешә, күркәм төс ала. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр дә авылда төпләнеп калыр, дип өметләнәбез, - диде үзенең чыгышында Николаевка авыл хакимияте башлыгы Равилә Култыгина, җыелучыларны сәламләп.
Әлбәттә, зур чарага кадәр авыл халкы арасында сорау алу оештырылды һәм алдан да җыелышлар үткәрелеп килде. Анда авылда тәү чиратта хәл итәсе проблемаларны ачыкладылар. Җитди фикер алышу барышында авыл биләмәсе балансында булган трактор өчен янгын сүндерү комплексы алырга кирәк, дигән карарга киләләр. Бу проект белән җиңеп чыккан очракта, яңа техника авыл биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм янгын чыккан очракта зыянны киметергә, кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Авыл халкының барысы да бу башлангычны хуплап каршы алды һәм проектны тормышка ашыру өчен үз өлешен кертергә әзер булуын ассызыкладылар.
Барлык эшләргә күзәтчелек итәргә, җиңеп чыккан очракта халыктан акча җыю һәм башка төрле ярдәм күрсәтү өчен авылның актив кешеләреннән инициатив төркем төзелде. Бу җаваплы бурычлар авыл халкының ихтирамын казанган һәм аның тормышында актив катнашып яшәгән Светлана Максимова, Марина Гәрәева, Александр Кузьмин, Николай Дмитриев, Николай Семенов, Максим Егоров, Мария Григорьева, Николай Николаев, Нина Терентьева, Елизавета Герасимовага йөкләнде.
Урындагы башлангычларга ярдәм программасы – ул халыкның берләшүе, уртак максатка ирешү өчен бергәләп эшләүнең яхшы мисалы. Николаевкалылар - болай да бердәм, тырыш халык, шуңа әлеге башлангычлары да тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Фотолар Николаевка авыл биләмәсе хакимиятеннән.