+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 февраль , 15:15

Радий Хәбиров: "Заманча музей булачак"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават районына эш сәфәре вакытында бинаның инженер-техник чишелешләре һәм эчке бизәлеше проекты белән танышты.

Радий Хәбиров: "Заманча музей булачак"
Радий Хәбиров: "Заманча музей булачак"


Малаяз авылындагы милли батыр Салават Юлаев музее капиталь ремонттан соң яңартылган экспозициягә ия булачак.

Капиталь ремонтка 2025 елның апрелендә керештеләр. Төзүчеләр түбә ябу эшләрен башкарган, фасадны һәм керү төркемен яңарткан, тәрәзәләрне алмаштырган, инженерлык челтәрләрен яңарткан.
Төбәк җитәкчесе музей территориясен һәм бинаның эчен карады. Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә капиталь ремонтны тәмамлау этапларын билгеләде.

- Хәзер бизәкләү эшләренә керештек. Киләсе елда янәшәдәге территорияне дә төзекләндерербез, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. - Параллель рәвештә экспозиция концепциясен расладык, без аны сизелерлек яңартачакбыз, эчтәлеген киңәйтәчәкбез. Бу лаеклы, заманча музей булачак.

Фото: glavarb.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас