“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы авыл җирендә бик күп күләмле эшләрне башкарырга мөмкинлекләр бирә. Авыл биләмәләре шушы программага кереп, халык белән берлектә көн кадагындагы эшләрне башкара: юллар ремонтлана, су һәм ут үткәрү мәсьәләләре хәл ителә, социаль объектлар ремонтлана, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә, техника алына.
Кырмыскалы районының Сахай авылы биләмәсендә дә бу программа турында ишетеп кенә белмиләр, анда ел саен катнашып киләләр, шуның нәтиҗәсендә берничә ел элек тракторлы да булдылар.
Әлбәттә, 8 авыл кергән биләмәдә хәл итәсе проблемалар җитәрлек. Бәхеткә, аларның күбесен һәм эреләрен максатлы дәүләт программалары ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Шуңа әлеге программада әле бер, әле икенче авыл үзенең бәхетен сынап карый. Быел исә анда Бельский авылы катнашырга теләк белдерде. Авылдагы проблемаларны билгеләү һәм “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында кайсысы белән катнашуны хәл итү өчен халык арасында сораштыру оештырылды һәм җыелышлар үткәрелде.
Гомум җыелыш Бельский авыл клубында узды. Чараны Сахай авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдинов ачып, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасының конкурс булуы, шуңа анда катнашу һәм җиңеп чыгу өчен зур тырышлык салырга кирәк булачагы турында сөйләп, бу уңайдан аның тәртибе һәм шартлары белән таныштырды. Авыл халкы башлангыч белән чыга икән, акчалата һәм кул көче белән дә ярдәм күрсәтергә тиеш, ә инде документлар әзерләү, смета төзү, иганәчеләр табу кебек башка мәсьәләләрне авыл биләмәсе хакимияте үз өстенә ала. Нәтиҗәдә, барлык җыелучылар быел программада катнашырга бертавыштан теләк белдерде һәм көн тәртибендә тавышка куелган өч проектның берсен сайлап алды.
Авылда яшәүчеләр урамнарны яктырту мәсьәләсен дә күтәрде, тагылмалы янгын сүндерү цистернасы да кирәк булуын билгеләде. Шулай да күпчелек тавыш белән “МТЗ” тракторына тагылма алырга карар ителде. Бу карарның сәбәпләре берничә: беренчедән, тагылмасы хуҗалыкта юлларны тигезләүдә, көрттән чистартуда һәм аеруча кыш көннәрендә бер-берсеннән ерак авыллар арасында юл ачуда, урамнарны тәртиптә тотуда, шулай ук башка бик күп эшләрне башкаруда зур ярдәм күрсәтәчәк. Икенчедән, “МТЗ” тракторлары бар, һәм аңа тагылма урнаштыру тракторның функциональлеген тагын да киңәйтәчәк. Димәк, бу проектлары белән җиңеп чыксалар, байтак проблемаларны үз көчләре белән хәл итә алачаклар.
Проект турында фикер алышканнан соң, авылның иң актив кешеләреннән эшләрне күзәтү астында тоту, җиңеп чыккан очракта халыктан акча җыю өчен инициатив төркем төзелде. Бу бурычлар Мөнир Галиуллин, Илдар Назыйров, Марат Сәйфуллин, Фия Хисамова, Гөлнара Йөзлекбаева һәм Гөлнара Нурушевага йөкләтелде.
Бер җыелганда тагын бер мәсьәләгә тукталып үттеләр: конкурста җиңеп, проектны тормышка ашырганнан соң акча артып калган очракта, аны шул ук тракторга өстәмә агрегат алуга тотыначаклар.
Бу көнне Бельский авылы клубы халык белән тулы иде, авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә әлеге программа аларның проблемасын хәл итүдә зур ярдәм булыр, дип, җиңүгә өметләнеп килгән. Эшне шундый кәеф белән башлагач, ул, һичшиксез, тормышка ашар, дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.