+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 февраль , 12:55

Кар, җил, бозлавык...

Якын көннәрдә Башкортстанда һава температурасының күтәрелүе көтелә, әмма төнге салкыннар барыбер сакланачак.

Кар, җил, бозлавык...
Кар, җил, бозлавык...
Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 7 февральдә, сизелерлек явым-төшем көтелми, республиканың төньягында гына бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан, кайбер районнарда көндез көчәя. Көндез температура -5 -10 градус булачак.

Иртәгә, 8 февральдә, төнлә кайбер районнарда йомшак кар явачак, төньякта — уртача. Көндез шулай ук кар явуы фаразлана, урыны белән ул көчәергә мөмкин. Җил көньяктан, уртача. Төнлә термометр баганалары -10...-15 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда -20 градуска кадәр. Көндез һава -5...-10 градуска кадәр җылыначак.

Дүшәмбегә һава торышы бераз бозылачак. Кар явуы көтелә, кайбер трассаларда кар көртләре һәм бозлавык булуы ихтимал. Җил башта - көньяктан, аннары төньякка алышына, кискен. Төнлә температура -9...-14 градус, көндез -4 ... -9, төньякта -14 градус булачак.

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас