“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы — республика казнасы, район бюджетының финанс ресурсларын, халыкның һәм юридик берәмлекләрнең акчасын социаль әһәмияттәге проблемаларны хәл итүгә юнәлткән, урындагы халыкның тормышын уңайлырак итәргә мөмкинлек биргән механизм. Анда ел саен уңышлы катнашып килгән кырмыскалылылар программаны яхшы белә. Николаевка авыл биләмәсе дә анда тәүге тапкыр гына катнашмый.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу һәм проект сайлау буенча җыелышлар авылда күләмле чарага, зур бәйрәмгә әверелә. Шушы көннәрдә Николаевка авылында узган җыелыш та шулай булды.
— Безнең авыл биләмәсе “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында елның-елында катнашып килә. Мондый проектлар ярдәме белән авылларыбыз үсешә, күркәм төс ала. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр дә авылда төпләнеп калыр, дип өметләнәбез, — диде үзенең чыгышында Николаевка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Равилә Култыгина, җыелучыларны сәламләп.
Әлбәттә, зур чарага кадәр авыл халкының фикере ачыкланды, алдан да җыелышлар үткәрелеп килде. Анда авылда тәү чиратта хәл ителәсе проблемаларны ачыкладылар. Җитди фикер алышу барышында авыл биләмәсе балансында булган трактор өчен янгын сүндерү комплексы алырга кирәк, дигән карарга килделәр. Бу проект белән җиңеп чыккан очракта, яңа техника авыл биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм ут чыккан очракта зыянны киметергә, кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк. Авыл халкының барысы да бу башлангычны хуплады һәм проектны тормышка ашыру өчен үз өлешен кертергә әзер булуын ассызыкладылар.
Барлык эшләргә күзәтчелек итү, җиңеп чыккан очракта халыктан акча җыю һәм башка төрле ярдәм күрсәтү өчен авылның актив кешеләреннән инициатив төркем төзелде. Бу җаваплы бурычлар авыл халкының ихтирамын казанган һәм аның тормышында актив катнашып яшәгән Светлана Максимова, Марина Гәрәева, Александр Кузьмин, Николай Дмитриев, Николай Семенов, Максим Егоров, Мария Григорьева, Николай Николаев, Нина Терентьева, Елизавета Герасимовага йөкләтелде.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы – халыкның берләшүе, уртак максатка ирешү өчен бергәләп эшләүнең яхшы мисалы ул. Николаевкалылар — бердәм, тырыш халык, шуңа әлеге башлангычлары да тормышка ашар, дип ышанасы килә. Шул ук вакытта бу программа авылның үсешенә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән мөһим адым булуын алар яхшы аңлый һәм теләкләрен тормышка ашыру өчен зур тырышлык сала.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.