+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 февраль , 09:05

Радий Хәбиров Һиндстан студентлары белән очрашты

Башкортстанда БДМУ тулай торагындагы инциденттан соң республика Башлыгы Радий Хәбиров Һиндстаннан килгән студентлар белән очрашты.

Радий Хәбиров Һиндстан студентлары белән очраштыРадий Хәбиров Һиндстан студентлары белән очрашты
Радий Хәбиров Һиндстан студентлары белән очрашты

Радий Хәбиров алар белән инглиз телендә сөйләште. Ул аларның тормышына һәм укуларына берни дә янамый, ә барлык зыян күрүчеләр кирәкле ярдәмне ала, дип ышандырды. Бу мәсьәлә аның шәхси контролендә. Зыян күргән студентларга республиканың әйдәп баручы шифаханәләрендә реабилитация узу мөмкинлеге биреләчәк.

"Тулы хәвефсезлек өчен республиканың югары уку йортлары һәм колледжлары тулай торакларында сак көчәйтелә, өстәмә постлар куела. Үземнән шуны да билгеләп үтәм: республикада барысы да һәм студентлар үзләре дә бу дөньяның теләсә кайсы ноктасында, теләсә кайсы илдә булырга мөмкин булган бердәнбер инцидент икәнен яхшы аңлыйлар. Башкортстан гармония, тотрыклылык территориясе булып тора һәм чит ил студентларын җәлеп итү ноктасы булып кала" - диде ул.

Тулырак - Ильяс Батыргәрәев сюжетында:

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас