+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 февраль , 19:33

Радий Хәбиров Учалы районында эш сәфәрендә булды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Учалыда эш сәфәре вакытында борынгы башкорт эпосы героена багышланган «Урал батыр» скульптур композициясен карады.  

Радий Хәбиров Учалы районында эш сәфәрендә булды
Радий Хәбиров Учалы районында эш сәфәрендә булды

Монументны «Урал-батыр юлы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында урнаштырдылар, ул 2024 елда уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында җәмәгать пространствосын бердәм концепциядә төзекләндерәләр. Радий Хәбиров ассызыклаганча, мондый проектлар тарихи хәтерне сакларга һәм мәдәни традицияләрне ныгытырга ярдәм итә.

- Учалылылар - молодецлар! Без республикада «Урал батыр» эпосы көнен үткәрәбез, бу башкорт әдәбияты һәйкәле белән бәйле күп кенә чараларны гамәлгә ашырабыз. Шул исәптән мондый мемориалларны да куябыз, – диде республика Башлыгы.

Шул ук көнне Учалыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягы медицина учреждениеләренең баш табиблары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә - авыр җиһазларны файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре.

Чарада Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Учалы һәм Хәйбулла районнарының үзәк район һәм шәһәр дәваханәләре, шулай ук Сибай шәһәре җитәкчеләре катнашты. Төбәк җитәкчесе медицина җиһазларының нәтиҗәле эшләвен оештыру кирәклеген билгеләп үтте.

- Без медицина учреждениеләре өчен шактый күп техника сатып алабыз. Аның ничек кулланылуын аңлау мөһим, - диде Радий Хәбиров.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, төбәктә барлыгы 1,1 мең берәмлек диагностика һәм дәвалау медицина җиһазлары, шул исәптән 720 рентген-аппарат, 131 флюорограф, 116 маммограф файдаланыла. Урал аръягы медицина учреждениеләрендә 104 берәмлек шундый медицина техникасы тупланган.

 

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас