Бу чара турында үз фикере белән СВО ветераннары ассоциациясенең Ленинград төбәк иҗтимагый оешмасы рәисенең беренче урынбасары Артем Камалетдинов уртаклашты.
- Мин Башкортстанда беренче тапкыр. Сездә бик матур табигать, кунакчыл халык яши. Әтием тумышы белән Башкортстаннан, нәнәем белән картәтием биредә җирләнгәннәр. Шуның өчен республика минем өчен чит төбәк түгел. Хәзер инде җәй көне килеп, биредәге матурлыкны күрәсе килә.
Мин СВОдан кайткач, ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләдем. Ә инде 2025 елда "Ватанны саклаучылар" фондына эшкә чакырдылар һәм мин шунда ук ризалаштым. Шулай ук, мин Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йорты вәкиле дә.
СВО ветераннары өчен мондый чаралар кирәк, дип әйтер идем. Биредә без, үзебезне борчыган проблемаларны күтәреп, хәл итәргә тырышабыз. Әлбәттә, күптән күрмәгән хезмәттәшләр белән дә очраштык.
Бу чарадан соң СВО ветераннарына ярдәм итү буенча эш тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрелер, дип уйлыйм, - диде ул.
Фото: Динар Кәлимуллин.