-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 февраль , 18:40

Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыены бара

Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыенында катнашты.

Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыены бара
Уфада СВО ветераннары ассоциациясенең Бөтенрусия җыены бара
Чарага 200гә якын кеше җыелды, алар – бөтен илдән СВО ветераннарының төбәк ассоциацияләре җитәкчеләре һәм вәкилләре. Ике көнлек җыенда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклаша, хәрбиләрне иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыша.

Радий Хәбиров чараны оештыручыларга олы җыенны Башкортстан башкаласында үткәрергә карар кылуы өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең хәрби хезмәтегез өчен ихтирам сүзләрен белдерәм. Без форумның уңышлы эшләве өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырыштык. Республика СВОда катнашучыларга ярдәм итү үзәкләре челтәрен актив үстерә, бу Уфаны мондый очрашулар өчен уңайлы мәйданчык итә, - диде төбәк җитәкчесе. - Республикабызның берничә дистә мең кешесе махсус хәрби операциядә катнаша. Фронттан 3 меңләп кеше кайтты: аларның 76 проценты эшкә урнаштырылды, 80 проценты диспансерлаштыру узды. Һәм без аңлыйбыз, кайтучылар күп булачак әле. Төбәк хакимиятенең аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен вәкаләтләре һәм ресурслары бар. Әмма сезнең ярдәмегездән башка без нәтиҗәле хәл итә алмаган мәсьәләләр дә бар. Яугирләрнең күңелләрендә барган процессларның тирәнлеген сугышчан иптәшләреннән яхшырак беркем дә аңламаячак.

Башкортстан башлыгы СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү эшендә системалы якын килүне билгеләп үтте.

- Безгә куелган бурычларны үти алырлык бер көчле оешма кирәк. Һәм ул абруйлы булырга тиеш. Моның өчен без егетләр кайткач, зур эш башларга әзер институтлар булдырабыз. Монда кадрларны дөрес сайлап алу мөһим. Һәм төбәк ассоциациясе җитәкчесе, багланышларның барлык процесслары җайга салынсын өчен, хакимият системасына кертелергә тиеш, – дип уртаклашты Радий Хәбиров. - Безнең республикада 63 муниципалитет бар. СВО ветераннары ассоциациясе вәкилләре аларның һәрберсендә булырга һәм шәһәр һәм район башлыклары белән турыдан-туры элемтәдә булырга тиеш.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас