-2 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль , 17:48

Алар бүген дә алгы сызыкта!

15 февраль – Яугир-интернационалистларны искә алу көне.

Алар бүген дә алгы сызыкта!
Алар бүген дә алгы сызыкта!
Нәкъ шушы көнне чит илләр тер­рито­рия­сендә булган сугышларда катнашкан яугирләрне искә алалар. Бу көн Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару белән бәйле. 1989 елның 15 феврале йөзләгән мең ир-егет, аларның әти-әниләре һәм хатыннары өчен зур бәйрәм булып тора. Ун елга якын дәвам иткән сугыш күп кенә совет гражданнарының язмышын сындыра, меңнәрчә яшь кешенең гомерен өзә. 1979 елда совет гаскәрләрен бу илгә кертү турындагы беренче мәгълү­матны күпләр белмичә дә кала, чөнки бу вакыйга Яңа ел бәйрәмнәре белән туры килә.

­Рәсми мәгълүматлар буенча, сугышта ярты миллионнан артык хәрби катнашкан. Әфганстан сугышы – 9 ел дәвам иткән иң озын хәрби конфликт. СССР булган чорда якынча 100 төрле хәрби конфликтлар булган, ләкин берсе дә андый нәтиҗәләр белән аерылып тормаган.

Бу сугышта Башкортстаннан 9,5 мең кеше катнаша. 343 кеше һәлак була, 6 егетебез хәбәрсез югала. Республика солдатлары әлеге сугышта да, Чечняда боевикларга каршы хәрби кампаниядә дә батырлык күрсәтә һәм бөтен илгә таныла, истәлекле медальләр белән бүләкләнә.
2011 елның 15 феврале яугир-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, әмма аның рәсми статусы булмый. Яңа дата, чит илләрдәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, Ватанга тугрылык һәм фидакарьлек күрсәткән барлык Русия гражданнары турында бердәм хәтер көне буларак гамәлгә куела.

Оборона министрлыгы мәгълүмат­лары буенча, икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң 1,5 миллион Совет һәм Русия гражданы ил чикләреннән читтә 30дан артык сугыш һәм кораллы конфликтларда катнашкан, алар Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләрендә, Әфган­стан, Ангола, Эфиопия, Вьетнам, Корея, Мозамбик, Никарагуа, Куба, элекке СССР, Югославия республикаларында була.

Яугир-интернационалистлар зур дәүләт – Советлар Союзы мәнфәгать­ләрен яклый. Ләкин алар барысы да төрле республикаларда яши, соңрак алар бәйсез илләр статусына ия булды. Шуңа күрә бу көн Русиядә генә тү­гел, башка дәүләтләрдә дә билгеләп үтелә.

Традиция буенча бу көнне истәлекле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Кушнаренко районында Русия Федерациясендә «Балачак унъеллыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында Бакай мәктәбендә "Яугир-интернационалистлар - якташларыбыз" дип аталган тарихи сәгать узган. Югары Сәет авыл клубы мәдәният хезмәткәре Резида Сабитова Бакай мәктәбен тәмамлаган, Югары Сәет авылында туып үскән, полиция подполковнигы, Әфганстан Республикасындагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Камил Шәрәфетдинованы укучылар белән очрашуга чакырган.

Камил Фидаевич егетләргә үзенең Әфганстандагы хезмәте һәм сугыш хәрәкәтләре, иптәшләре турында сөйләде. Егетләрне үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга өндәде. Аларга укуда һәм иҗтимагый тормышта уңышлар теләде.

Фото Бакай мәктәбе архивыннан.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас