+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 февраль , 05:05

Җир һәм торак мәсьәләләрендә игътибарлы булыгыз!

“Росреестр” идарәсе белгечләренә торак һәм бакча йортларын, шулай ук җир биләмәләрен рәсмиләштерү белән бәйле сорауларга еш җавап бирергә туры килә. Сорауларның күпчелеге җир законнарындагы үзгәрешләр, норматив актларның аңлаешсызлыгы белән бәйле. Моннан тыш, гражданнарның хокукый яктан җитәрлек белемгә ия булмавы да проблеманы кискенләштерә. Нәтиҗәдә, кешеләр үзләре өчен мөһим мәгълүматны эзләүдә кыенлыклар, кирәкле документларны әзерләүдә ярдәмгә мохтаҗлык кичерә. Әлеге мәкаләдә “Росреестр”ның Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Илфат Әрдәширов еш яңгыраган сорауларга җавап бирә һәм күпләрне борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертә.

Җир һәм торак мәсьәләләрендә игътибарлы булыгыз!Җир һәм торак мәсьәләләрендә игътибарлы булыгыз!
Җир һәм торак мәсьәләләрендә игътибарлы булыгыз!
– Минем бакчачылар ширкә­тендә йортым һәм җир биләмәсе бар. Участок кадастр исәбендә тора. Аңлатып китегез әле, ызанлау (межалау) ясарга кирәкме, әллә бу ашыгыч түгелме?
– 2025 елның 1 мартыннан кергән үзгәрешләргә ярашлы, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында җир билә­мәсенең чикләре турында мәгълүмат булмаса, аны теркәү белән бәйле эшләр башкару мөмкин түгел.
Шулай ук, чикләре билгеләнмәгән җир биләмәсендә урнашкан бина, корылма яисә төзелеш тәмамланмаган объектны кадастр исәбенә куеп, яки аларга хокукларны теркәп булмаячак. Кыскасы, ызанлау үткәрмичә җир билә­мәсен сатып булмаячак, шул ук вакытта аны файдалануда бернинди чикләүләр юк.
Сезнең җир биләмәсенең чикләре билгеләнгәнме-юкмы икәнен белү өчен “Пространство мәгълүматларының дәү­ләт системасы” порталында ачык кадастр картасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр чикләре күрсәтелми һәм “Без координат границ” дигән билге тора икән, димәк, ызанлау үткәрел­мәгән.
– Иске йортны күптән сүттек, ләкин аның өчен салым һаман килә. Бу очракта безгә ниш­ләргә?
– Торак йорт тулысынча сүтелгән икән, күчемсез милек объектын кадастр исәбеннән төшерергә һәм аңа милек хокукларын туктатырга кирәк. Моның өчен күпфункцияле үзәккә барып, гариза язарга киңәш ителә. Гариза белән бергә кадастр инженеры тарафыннан әзерлән­гән тикшерү акты да тапшырыла. Бу документ бинаның сүтелүе нәтиҗәсендә башкача файдалану мөмкинлеге булмавын раслый.
– Күчемсез милекне бүләк итү килешүен нотариустан башка төзергә мөмкинме?
– 2025 елның 13 гыйнварыннан физик берәмлекләр арасындагы күчемсез милекне бүләк итү килешүен нотариус расларга тиеш. Нотариус, үз чиратында, бүләк итүче һәм бүләккә алучының ирекле эш итүләренә ышанырга, ике якның да аңлы гамәлләргә сәләтлелеген тик­шерергә, бүләк ителәчәк күчемсез милек объектына чикләүләр булмавын һәм килешүнең башка юридик үзенчәлек­ләрен ачыкларга тиеш. Шулай ук, бүләкләү килешүе төзүнең нәтиҗә­ләрен дә аңлатып китәргә тиеш. Аннары нотариус бу документларны объектка милек хокукын теркәү өчен “Росреестр”га җибәрә.
– Ни өчен ачык кадастр картасында минем җир биләмәсе турында белешмә юк?
– Җир биләмәсенә ызанлау (межа­лау) үткәрелмәгән – төгәл чикләре билгеләнмәгән очракта, шулай булырга мөмкин. Бу хәлне төзәтү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул, чикләрне билгеләп, “Росреестр”га тапшыру өчен ызанлау планын әзер­ләячәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында белешмә­ләр яңартылганнан соң, җир биләмәсе ачык кадастр картасында да күренәчәк. Бу исә күршеләр белән бәхәсләрне булдырмаячак һәм күчемсез милек белән килешүләрне гадиләштерәчәк.
– Төзелгән йортка милек хокукларын теркәү өчен гариза биргәндә нинди документлар таләп ителә?
– Бина яисә корылмага милек хокукларын теркәү өчен төзелешнең законлы булуын һәм җир биләмәсенә хокукларны раслаучы документлар тапшырырга кирәк.
Әгәр дә төзелешкә рөхсәт таләп ителсә (капиталь объектларның күбесе өчен) – объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт, җир биләмәсенә документлар (милек хокукы турында таныклык, аренда килешүе, җир бирелү турында акт).
Әгәр төзелешкә рөхсәт алу таләп ителмәгән булса, мәсәлән, “дача амнис­тиясе” буенча гараж, дача йортлары, хуҗалык корылмалары өчен, бу документларны тапшыру таләп ителми. Объектның техник планы һәм җир биләмәсенә документ (әгәр моңа кадәр җир биләмәсенә хокук теркәл­мәгән булса) та җитә. Шулай да, “Росреестр”га документларны тапшырыр алдыннан конкрет очрак өчен нинди документлар таләп ителүен ачыкларга киңәш ителә.
– Фатир сатып алыр алдыннан аңа чикләүләр яисә арест салынуын ничек тикшерергә мөмкин?
– Моның өчен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан киңәй­телгән белешмә алырга кирәк. “Күчемсез милеккә хокукларны чикләү” бүлегендә гамәлдәге чикләүләр: суд пристав­ларының арестлары, ипотека, сервитутлар, аренда яисә өченче кешеләрнең таләпләре күренәчәк. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Җир, йорт” бүлегенә кереп, “Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белеш­мә”гә заказ бирергә.
Күчемсез милек турында кыскача белешмәне, шул исәптән аңа булган чикләүләр турында мәгълүматны,“Росреестр”ның https://rosreestr.gov.ru рәсми сайтына кереп, “online режимда күчемсез милек объектлары буенча белешмә” сервисы ярдәмендә дә алырга мөмкин.
– Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан алынган белеш­мәдә хата булса, җир билә­мә­сенең мәйданы төп документта күрсәтел­гәннән аерылса, ниш­ләргә?
– Сүз техник хата турында бара. Бу очракта “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Җир, йорт” бүлегендә “Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында хаталарны төзәтү”гә кереп, гариза калдырырга була. Моны һәркем эшли ала. Моның өчен бары тик объектның кадастр саннарын, кайсы белешмәне төзәтергә кирәклеген күрсә­тергә һәм дөрес мәгълүматны урнаштыру мөһим.
Аннары “Госключ” кушымтасында көчәйтелгән квалификация электрон почтасы ярдәмендә гаризаны имзаларга кирәк. Техник хата өч эш көнендә төзәтеләчәк. Бу хезмәт бушлай күр­сәтелә.
– Ир яисә хатын бер-берсенең ризалыгыннан башка фатирны сата аламы?
– Юк, сата алмый. Русия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә, уртак милектә булган мөлкәтне сату өчен, ике якның да рөхсәте кирәк. Фатир да ир белән хатын арасында уртак милек булып саналса, шуңа сату турындагы килешү өчен икесенең дә ризалыгы таләп ителә.
Әгәр дә бер як ризалык бирмәсә, икенче як фатирны сата алмаячак. Бу очракта сату килешүе гамәлдән чыгарылырга мөмкин. Шулай ук, ир яисә хатын арасында никах килешүе төзелгән булса һәм анда башкача каралмаган булса, уртак милек кагыйдәсе үз көчендә калачак.
Моннан тыш, әгәр дә фатир бер якның шәхси милкендә теркәлгән булса да, никах вакытында сатып алынган булса, ул барыбер уртак милек булып санала, шуңа сату өчен икенче якның ризалыгы кирәк. Шуңа күрә фатирны сатар алдыннан документларны җентек­ләп тикшерү һәм ике якның да ризалыгын алу мөһим. Юкса, килешү суд тарафыннан гамәлдән чыгарылырга мөмкин.
– Җир биләмәсе сатып алган идем, аның элекке хуҗасы хуҗа­лык каралтыларын сүтәргә тиеш иде, ләкин вәгъдәсен үтәмәде. Хәзер аларны сүтү өчен кем җаваплы?
– Гомум кагыйдә буенча, сату-сатып алу килешүендә күрсәтелгән булса, корылмаларны сүтү бурычы сатучы өстендә. Әмма сатучы шартын үтәмәгән икән, яңа хуҗа моны үзе башкара ала. Әлбәттә, демонтаж сатып алучы исәбенә башкарыла, ләкин ул элекке хуҗадан чыгымнарны каплатуны таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әлбәттә, кулыгызда элекке милекченең бурычларын үтәмәвен раслаучы дәлилләр булырга тиеш.
Кыскасы, сату-сатып алу килешүендә барысы да күрсәтелергә тиеш. Төп нәрсә: документтагы барлык кушымталарны һәм шартларын тикшерергә һәм игътибарлы булырга кирәк.

"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА язып алды.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас