"Кайгылы ана" мемориалына чәчәкләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Уфа шәһәре хакиияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, шулай ук локаль сугышлар ветераннары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре салды.
Истәлекле дата очраклы гына сайланмаган: 1989 елда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару нәкъ менә шушы көнне төгәлләнгән. Җыелучылар Ватаннан читтә төрле конфликтларда хәрби бурычларын үтәгәндә фидакарьлек һәм батырлык күрсәткән барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Уфа мэриясе матбугат хезмәте фотосы.