Совет утырышын ачып, Башкортстан Башлыгы депутатларга, шәһәр хакимиятенә һәм муниципаль хезмәтләргә Уфа үсешенә керткән өлешләре һәм халык иминлеге өчен башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
- Узган ел бездән максималь туплануны таләп итте. Без икътисадның һәм социаль өлкәнең тотрыклылыгын тәэмин иттек, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам иттек. Махсус хәрби операциягә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча мөһим бурычларны бергәләп хәл иттек. Җиңүнең 80 еллыгы чаралары югары дәрәҗәдә оештырылды, - диде Радий Хәбиров. - Бу ел тагын да берләштерәчәк. Президентыбыз игълан иткән "Русия халыклары бердәмлеге елы" – илебезне алга таба берләштерүгә мөһим чакыру. Бигрәк тә хәзер, махсус хәрби операция чорында. Һәм, мин инде республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламада әйткәнемчә, хәзер барыбыз өчен дә иң мөһиме – җиңү өчен барысын да эшләү.
Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Уфа СВО бурычларын хәл итүгә лаеклы өлеш кертә. Предприятиеләр нәтиҗәле эшли, авыр санкцион басымга карамастан, оборона заказын үти. Уфаның депутатлар корпусы, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар фронтка ярдәм итү өчен берләшәләр. Башкортстан башкаласыннан алгы сызыкка 72 гуманитар конвой җибәрелгән.
Шәһәрнең социаль инфраструктурасын яңарту турында сөйләгәндә, республика Башлыгы искәрткәнчә, узган елда 8нче шәһәр дәваханәсе һәм Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе поликлиникаларына капиталь ремонт ясалган. Быел Уфаның беренчел сәламәтлек саклау звеносы объектларын яңарту программасы буенча 43нче поликлиниканың терапия бүлеге һәм 5нче балалар поликлиникасының 2нче бүлеге ремонтланачак.
Агымдагы ел башында гомум бәясе 5 млрд сумга якын булган ике яңа эре мәктәп эшли башлады. Болар – Затон-Көнчыгыш бистәсендәге 163нче һәм Кузнецов Затоны бистәсендәге 164нче мәгариф үзәкләре. Республика математика лицей-интернаты, Ленин районында Глумилино, «Яркий» бистәләрендә һәм Миловка урамында яңа мәктәпләр, шулай ук Нугай авылында балалар бакчасы төзелеше дәвам итә.
Планда: федераль финанслауны җәлеп итеп, Уфа дәүләт циркын реконструкцияләүне башлау, Өстәл теннисы үзәген төзеп бетерү һәм Курчак театры янындагы 39нчы балалар китапханәсен ремонтлау.
Уңайлы шәһәр мохите булдыру өлешендә быел Ленин исемендәге паркны яңартуны, Уфаның Дим, Калинин, Киров һәм Октябрь районнарында биш парк һәм скверны төзекләндерүне тәмамлау планлаштырыла.
Эшнең мөһим юнәлеше – шәһәр төзелеше потенциалын арттыру. Мәсәлән, федераль «инфраструктура менюсы» механизмнарын кулланып, Агыйдел аръягы территориясендә су белән тәэмин итү һәм су агызу объектлары төзелә. Әлеге мәйданчыкның перспективалы төзелеш күләме – 6 млн кв. метр торак. Моннан тыш, республика Караидел аръягының инженерлык инфраструктурасын булдыруга казначылык инфраструктур кредиты алды. Биредә шәһәр төзелеше потенциалы – тагын 12 млн кв. метр торак.
Башкортстан Башлыгы үз чыгышында, шулай ук, шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту, чокырларны ремонтлау, пассажир транспортын яңарту кирәклеген ассызыклады.
Радий Хәбиров ассызыклаганча, Уфа актив үсешә торган мәдәни, спорт һәм туристлык үзәге статусын ышанычлы раслый. Узган ел казанышлары – кунакханә премиясендә өченче урын, «Креатив туризм шәһәре» исеме һәм «2025 елгы балалар туризмы башкаласы» статусы, шулай ук «Бөтендөнья һөнәрчелек шәһәре» буларак халыкара танылу.
Быел Уфа халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре халыкара фестивален, шосседа велосипед спорты буенча күпкөнлек «Русия туры» халыкара узышын, Беларусь һәм Русия Берлеге парламент комиссияләренең уртак утырышын, Бөтенрусия балалар фольклориадасын, «Зур балалар фестивале кайтавазы» проектын, Бөтенрусия кышкы универсиадасын, җәйге спорт төрләре буенча иң көчлеләр спартакиадасын һәм башка зур чараларны үткәрәчәк.
- Сентябрьдә үтәчәк Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына депутатлар сайлаулар узачак. Соңгы елларда Уфа сизелерлек үзгәрде. Миллионлаган квадрат метр торак, яңа балалар бакчалары, мәктәпләр, клиникалар, парклар, юллар төзелде, инфраструктура төзекләндерелде, кызыклы җәмәгать урыннары күбрәк барлыкка килде. Шәһәрнең алга таба үсеше күп очракта көчле һәм эшкә сәләтле депутатлар корпусына бәйле, - диде Радий Хәбиров. - Депутатлыкка кандидатлар исәбенә, һичшиксез, махсус хәрби операциядә катнашучыларны кертүне принципиаль мөһим дип саныйм. Бездә сайлау нәтиҗәләре буенча Дәүләт думасында һәм шәһәр Советында партияләр вәкилләре сыйфатында Ватаныбызны саклаучы патриотлар булырга тиеш. Ахырда шуны әйтәсем килә: һәркем үз урынында үз эше белән намус белән шөгыльләнергә тиеш. Бер үк максат – Башкортстан һәм аның башкаласын үстерү, гражданнарыбызның иминлеге, Җиңү өчен бердәм эш итү.
Утырышта Башкортстан Башлыгы муниципалитет җитәкчеләре һәм белгечләренең казанышларын дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтте.
Моннан тыш, шәһәр Советы депутатлары Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдинга «Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе» исемен бирү турында бертавыштан карар кабул итте.
Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев депутатларга 2025 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим итте. Ул республика җитәкчелегенә һәм депутатлар корпусына уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: glavarb.ru