+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 Февраля , 11:15

Андрей Назаров Сибайның былтыргы үсешенә йомгак ясады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Сибайга эш сәфәре барышында шәһәр үсеше нәтиҗәләренә багышланган чараларда катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә Хөкүмәт рәисе, Сибай икътисадына инвестицияләр үткән елның 9 аенда 1,2 млрд сумнан артып китте, бу 2024 елның шул ук чорындагыдан күбрәк, диде.

Андрей Назаров Сибайның былтыргы үсешенә йомгак ясадыАндрей Назаров Сибайның былтыргы үсешенә йомгак ясады
Андрей Назаров Сибайның былтыргы үсешенә йомгак ясады

- Сибайда былтыр 4,6 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештереп озатылган, үсеш 2 процентка якын, - диде Андрей Назаров.

Башкортстанда 2025 елда сәнәгать җитештерүенә ярдәм итүгә 800 млн сумнан артык акча җибәрелгән. 191 инновацион проектка 723 млн сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Пилотсыз авиация системалары һәм технологияләре өлкәсендә эш дәвам итә. Төбәк фәнни-җитештерү үзәге төзелде. Төрле типтагы 9 меңнән артык БПЛА чыгарылган. “Урал аръягы” полигонын төзү проекты Уфадан Сибайга кадәр 35 мең кв. км. мәйданда элемтә һәм навигация инфраструктурасын, утырту мәйданчыкларын һәм дронопортлар булдыруны күздә тота.

Республиканың энергетика комплексы актив үсә. Әлеге юнәлеш буенча инвестицияләр якынча 9,5 млрд сум тәшкил итә. Андрей Назаров сүзләренчә, Баймак энергоузелын баланслау һәм Урал аръягының нефть чыгаручы предприятиеләренең җитештерү куәтләрен электр энергиясе белән тәэмин итү өчен Сибайда ике «Аркаим» һәм «Худолаз» газ турбинасы җайланмасын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Башкирэнерго» инвестиция программасы кысаларында шәһәр кулланучыларын электр белән тәэмин итү сыйфаты яхшыруын дәвам итә.

Башкортстанда кече һәм урта бизнес уңышлы үсә, аның субъектлары саны бүген 151 мең берәмлектән артып китә. Бүген бу сектор республикада яшәүче 650 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итә. Кече һәм урта бизнес субъектларыннан бюджет керемнәре 11 процентка арткан һәм 24 млрд сумнан артып киткән. Сибай бизнесменнары бюджет копилкасын 210 млн сумга диярлек тулыландырган.

Андрей Назаров республика җитәкчелеге тарафыннан кешеләр өчен уңай шартлар булдыруга зур игътибар бирелүе турында сөйләде. Сибайда 4 км юл норматив хәлгә китерелгән.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында Сибайда «Труд» стадионы тирәсен төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Шундый ук эшләр "Сармат" бистәсендә башланган. Быел Худолаз елгасы яр буен төзекләндерү көтелә. Шәһәр мохите сыйфаты индексы буенча Сибай 100 меңгә кадәр халкы булган республика шәһәрләре арасында 3нче урында тора.

Башкортстан «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. 62 торак пункттан торган исемлек төзелде. Сибай төрле типтагы торак пунктларын үстерүнең максатлы моделен формалаштыру өчен пилот шәһәр буларак билгеләнде.

- Бу эшне без «Урал аръягы-2025» Бөтенрусия инвестицион Сабантуенда башладык. Стратегик башлангычлар агентлыгы кураторлыгында “проект остаханәсе” узды, алар Сибайның сервис-инфраструктура үсеше дәрәҗәсен бәяләде. Мөмкин булган сценарийларны, карарларны һәм практикаларны тасвирладык. Быел модель формалаштыруны төгәлләп, аны республиканың барлык торак пунктларына да таратачакбыз, - диде Андрей Назаров.

Социаль сәясәткә дә аерым игътибар бирелә. 2025 елда 73 меңнән артык күпбалалы гаиләгә ярдәм чаралары һәм ташламалар кертелгән, шуларның 1,5 меңе – Сибайда. Сәламәтлек саклауны яңарту дәвам итә. Сибайда медицина учреждениесенә капиталь ремонт ясала. Беренчел медицина-санитария ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен 2 автомобиль сатып алынган. Бу елның беренче кварталында яңа флюорограф эшләтеп җибәреләчәк.

Башкортстан илдә иң зур мәгариф системасына ия. Узган елда Сибайда 2 мәктәптә һәм 4 балалар бакчасында түбәләргә капиталь ремонт ясалган, «Каенкай» балалар бакчасы комплекслы ремонтланган. Мәктәп автопаркы өчен 3 автобус сатып алынган.

Республиканың мәдәният объектлары да яңартыла. Сибайда шәһәр мәдәният йорты тәртипкә китерелде, аның нигезендә «Гаилә» гомумдәүләт проекты кысаларында балалар мәдәни үзәге төзеләчәк. Сибай дәүләт башкорт драма театрын яңарту башланды, аны быел тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук, Сибай сәнгать көллияте уен кораллары, уку материаллары белән тәэмин ителәчәк.

Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң яхшы системаларының берсе төзелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә 28 ярдәм үзәге ачылды. Мондый үзәк беренчеләрдән булып Сибайда барлыкка килде.

Үзенең чыгышы азагында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Сибай халкын һәм кунакларын якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

- Тик бергәләп, иңгә-иң куеп, илебезне куәтле һәм какшамас итә алачакбыз, ә туган республикабызны кешеләр өчен иң яхшы төбәк итәчәкбез! - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас