-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль , 19:34

Гофротаралар җитештерү заводы ачылды

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында катнашты.

Гофротаралар җитештерү заводы ачылды
Гофротаралар җитештерү заводы ачылды

Чара Сәнәгатьне үстерү буенча төбәк советы кысаларында узды.

2014 елдан предприятие гофрланган кәгазь һәм картон, кәгазь савытлар һәм төргәкләр чыгара. Уфа районының Подымалово авылында урнашкан җитештерү дүрт технологик линияне үз эченә ала. Алар ай саен 5 миллион квадрат метрга кадәр продукция чыгарырга мөмкинлек бирә. Ә 2023 елда компания «Алга» махсус икътисади зонасының «Уфа» индустриаль паркы территориясендә яңа завод төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыра башлады. Аның куәте - елына 70 миллион квадрат метр гофротара. Әлеге башлангычны республика Башлыгы үткәргән "Инвестиция сәгате»ндә хуплаганнар иде.

Радий Хәбиров производствога старт бирде һәм хезмәт коллективына яңа уңышлар теләде.

«Добрый картон» компаниясе директоры Денис Коткин төбәк җитәкчесенә һәм республиканың идарә итү командасына инвестпроектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- Без заводны 2,5 елда төзедек. Беренче чиратка инвестицияләр 1,2 миллиард сум тәшкил итте. 50 яңа эш урыны булдырдык, - диде Денис Коткин. - Проектны гамәлгә ашыру барышында аңа ярдәм иткән Башкортстан Үсеш корпорациясенә аерым рәхмәт.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас