+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 февраль , 05:40

Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы үтте

19 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында катнашты . Аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Көн тәртибендә – “Яшәү өчен инфраструктура” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру һәм 2026 елга бурычлар.

Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы үттеХөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы үтте
Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы үтте
- Былтыр төзелеш тармагы күп юнәлешләр буенча лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Быел да шундый ук темпларны саклап калу бик мөһим. Гыйнварда төзелеш стадиясендәге торак күләме югары дәрәҗәдә сакланып калган – 116 млн кв.м., бу, узган елдагы белән чагыштырганда, ике процентка күбрәк. Шулай ук, ел башыннан 4 млн кв.м. торак төзелеше башланган, бу узган ел күрсәткечләреннән 34 процентка югарырак. Төбәк башлыкларыннан күпфатирлы торакны вакытында файдалануга тапшыруны контрольдә тоту эшен көчәйтүләрен сорыйм. Моннан тыш, шәһәр төзелеше потенциалын үстерү белән системалы шөгыльләнергә кирәк, - диде Марат Хөснуллин. - Юл төзелеше эшчәнлеге дә аерым игътибарда кала. Быел 20,5 мең чакрым төбәк һәм урындагы юллар төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау планлаштырыла.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бүген федераль проектларның һәм дәүләт программаларының төп күрсәткечләрен үтәү буенча алдынгы регионнар булып Мәскәү, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләре һәм Башкортстан тора.

Илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын һәм «Төзелеш» комплекслы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында объектларны финанслау һәм файдалануга тапшыру барышы турында хәбәр итте.

– «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча быел 5 мең җәмәгать киңлеген төзекләндерү һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенрусия конкурсында җиңгән 288 проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, – диде Ирек Фәйзуллин. - Территорияләрне комплекслы үстерү өлешендә 23 капиталь төзелеш объектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 2019 елдан авария хәлендәге 15,8 млн кв. м. торактан 928,1 мең кеше күчерелгән.

Башкортстан «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы җиде федераль программада катнаша. Алар буенча бюджет ресурсларының гомум күләме быел 18,8 млрд сум тәшкил итәчәк, шуларның 10,9 млрд сумы – федераль акча.

Быел республикада «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы буенча 152 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк, шуларның 144е – федераль бюджет хисабына.

Моннан тыш, төбәктә быел коммуналь инфраструктураны яңарту кысаларында 1,07 млрд сум финанслау каралган, шул исәптән федераль бюджеттан – 695,1 млн сум. Барлыгы 46 чара планлаштырылган.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас