Хезмәтегез өчен рәхмәт!
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер төркем фидакарьләргә югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Бу залда хәрбиләрне, ветераннарны, укытучыларны, галимнәрне, табибларны, аграрийларны, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны, төрле һөнәр ияләрен чын күңелдән сәламлим!
Без катлаулы, язмышыбыз хәл ителгән вакытта яшибез. Бүген Башкортстан бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә катнаша. Безнең изге бурычыбыз – Ватаныбыз суверенитетын яклау, саклау. Ирекле һәм бәйсез илдә яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә хокукыбызны яклау.
Безнең һәрберебез Җиңүгә үз өлешен кертә. Катлаулы шартларда без республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итәбез. Тылны ныгытабыз, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүне дәвам итәбез. Республиканың барлык уңышлары нигезендә сезнең һәрберегезнең җаваплы хезмәте һәм һөнәри осталыгы ята. Хезмәтегез өчен рәхмәт! – диде Радий Хәбиров бүләкләү тантанасында.
Бу хакта тулырак "Башинформ" сайтында: https://www.bashinform.ru/news/politics/2026-02-20/v-kanun-dnya-zaschitnika-otechestva-radiy-habirov-vruchil-gosnagrady-4586709 .
Фото: Башинформ