-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль , 19:35

Радий Хәбиров бәйрәм уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды

20 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне алдыннан Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Республикада яшәүче 60тан артык кешенең һөнәри казанышлары орденнар, медальләр, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Радий Хәбиров бәйрәм уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды
Радий Хәбиров бәйрәм уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшырды
- Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, без үзләрен илгә, республикага хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшырабыз. Алар хәрби батырлыклары, киеренке хезмәте белән Ватаныбызны, аның мәнфәгатьләрен яклый, - диде Радий Хәбиров. - Бу залдагы төрле һөнәр ияләрен чын күңелдән сәламлим.

Без үзебезнең сугышчыларыбыз белән горурланабыз. Алар хәрби бурычларны намус белән үти, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә. Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен һәрвакыт ышанычлы терәк булачакбыз.

Республиканың барлык уңышлары нигезендә сезнең һәрберегезнең җаваплы хезмәте һәм югары профессиональлеге ята.

Айдар Галимов «Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

- Сез ел саен сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар җәмгыяте һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен дистәләгән хәйрия концерты үткәрәсез. Рәхмәт сезгә, Айдар Ганиевич! Сез - чыннан да, республикабызның алтын тавышы, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас