+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль , 22:10

Сәнәгатьне үстерү советы утырышы узды

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Сәнәгатьне үстерү буенча төбәк советының киңәйтелгән утырышы һәм Башкортстанның Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы коллегиясе булды.

Сәнәгатьне үстерү советы утырышы узды
Сәнәгатьне үстерү советы утырышы узды

Радий Хәбиров Башкортстанның илнең алдынгы индустриаль төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.

- Безнең республика химия һәм нефть, электр энергетикасы, машина төзелеше өлкәсендә алга киткән компетенцияләргә ия. Сәнәгать предприятиеләренең инвестицияләр күләме узган елның тугыз аенда 12 процентка арткан, - диде төбәк җитәкчесе. - Башкортстан гомумдәүләт проектларның яңа циклын тормышка ашыруга актив кушылды. Шуларның берсе – «Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары» ярдәмендә республикада 10 предприятие катнашлыгында Станоклар төзү сәнәгате кластеры оештырылды.

Без федераль ярдәм механизмнарын актив кулланырга тырышабыз. Узган ел нәтиҗәләре буенча аның күләме Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программалары буенча 1 миллиард сумнан артык тәшкил иткән.

Шулай ук үзебезнең җитештерү инфраструктурасын үстерүне дәвам итәбез. Соңгы 5 елда республикада 9 индустриаль парк булдырылды, технопарклар саны 4 тапкырга артты. 2024-25 еллар нәтиҗәләре буенча Башкортстан сәнәгать кластерларын үстерү һәм булдыру буенча лидер булып тора. Бездә алар - 27.

Видеоэлемтә режимындагы утырышта Русия Технологик үсеш фонды директоры урынбасары Ольга Потапенко катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан тотрыклы рәвештә Фонд белән хезмәттәшлек буенча алдынгы регионнар рәтенә керә.

Эшне тәмамлап, Башкортстан Башлыгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Без сезнең белән катлаулы шартларда эшлибез. Шул ук вакытта сез производстволарны саклап кына калмыйча, аларны яңартасыз, инвестицион һәм социаль программаларны үтисез, – диде Радий Хәбиров.


"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас