+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 февраль , 14:32

Радий Хәбиров тантаналы чараларда катнашты

Бүген Уфаның Җиңү паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.  

Радий Хәбиров тантаналы чараларда катнашты
Радий Хәбиров тантаналы чараларда катнашты

Республика җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Һәйкәлнең итәгендә Мәңгелек ут яна.

Чарада шулай ук Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Уфа халкы катнашты.

Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарганнан соң, сугыш кырында һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

Республика Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән сугышчылар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

– Илебезнең һәр буыны өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында сугышкан, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән, Төньяк Кавказдагы террорчылыкка каршы операциядә катнашкан геройлар бар, – диде Радий Хәбиров. - Хәзер безнең егетләр махсус хәрби операциядә сугышалар. Һәм без аларның исән-сау һәм җиңү белән өйләренә кайтуларын телибез.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында да катнашты.

Тантанада катнашучылар Ватанны саклаучыларның һәлак булганнарын бер минут тынлык белән искә алды.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас