"23 февраль көне безнең илдә инде күп дистә еллар дәвамында иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе буларак билгеләп үтелә. Ул дәүләт Армиясе һәм флоты өчен горурлык символына әверелде... Үз гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, аның суверенитеты һәм хәвефсезлеге сагында ышанычлы торган, хәрби антына тугры һәм намус белән үз профессиональ бурычын үтәгән кешеләр өчен. Ватанның сугыш елъязмасының һәр битен буыннан-буынга кадерләп саклыйбыз. Ул бөек полководецларның хәрби сәнгате, солдатларның һәм командирларның, безнең ата-бабаларыбызның какшамас ихтыяр көче һәм батырлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде, алар Ватанның беренче чакыруы буенча сафта сугышчан иптәшләре белән янәшә үз урыннарын биләгәннәр», - ди дәүләт җитәкчесе.
Шулай ук Владимир Путин искә төшергәнчә, 2026 ел Русия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ил бердәмлекне хөрмәт итә һәм Русияне яклау өчен төрле милләт һәм дин кешеләренең күтәрелүен хәтерли.
"Ватанпәрвәрлек хисе, Ватан язмышы өчен җаваплылык аларның бердәмлеген ныгытты, сугышчан батырлыкларга һәм бөек, үлемсез җиңүләргә илһамландырды", - дип ассызыклаган Президент.