Радий Хәбиров чит ил партнерларын сәламләде, Фәридун Шәрәф Фәйзуллозоданы күптән түгел вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, 2011 елда Уфада Таҗикстанның Генераль консуллыгы ачылганнан бирле ике як та нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бара.
- Русия өчен Таҗикстан – тарихи яктан иң якын партнерларның берсе. Без барлык юнәлешләр буенча да актив хезмәттәшлеккә омтылабыз. Ведомствоара эш төркеме төзү һәм хезмәттәшлек буенча "юл картасы"н раслау турында килешүгә ирештек инде, - диде Радий Хәбиров.
Дәүләтшо Гөлмәхмадзода Таҗикстан ягының Башкортстан белән элемтәләрне ныгытуга кызыксыну белдерүен раслады.
– Безнең илләр арасында 300дән артык төрле килешү төзелде. Илчелекнең төп бурычларының берсе - аларны гамәлгә ашыруны анализлау һәм киләчәк эшне камилләштерү мөмкинлекләрен билгеләү, – дип хәбәр итте Илче.
Яклар төп уртак проектларның берсенә – Дүшәнбедә индустриаль парк булдыруга аерым игътибар бирде. Бу объект турында тиешле килешүне 2025 елның мартында Русия һәм Таҗикстан хөкүмәтләре төзеде. Исегезгә төшерәбез, «Туры элемтә» вакытында Русия Президенты Владимир Путин бу башлангычны билгеләп үтте һәм Башкортстанның, алга киткән технологик һәм сәнәгать базасына ия булып, куелган максатларга уңышлы ирешәчәгенә ышаныч белдерде.
Очрашуда, шулай ук, үзара сәүдә, авыл хуҗалыгында хезмәттәшлек күләмнәрен арттыру перспективалары турында фикер алыштылар. Башкортстан, аерым алганда, яшелчә һәм җиләк-җимеш импорты белән кызыксына. Партнерлыкны ныгыту өчен төбәк Дүшәнбедә үз сәүдә вәкиллеген ачарга планлаштыра.
Радий Хәбиров мәдәният, мәгариф һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
– Безнең югары уку йортларында Таҗикстаннан студентлар белем ала, бу илнең күп кенә вәкилләре республика территориясендә уңышлы эшли. Безнең уртак бурыч - моның өчен максималь уңайлы шартлар булдыру. Әлбәттә, ил законнарын үтәү һәм Русия традицияләрен хөрмәт итү шарты белән, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru