+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль , 18:30

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе хезмәттәшлек турында яңа килешү төзеде

26 февральдә Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсенең рәсми даирәләре очрашуы булды, аны төбәкләр җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Алексей Текслер үткәрде. Көн тәртибендә – төбәкара хезмәттәшлекне үстерү.

Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе хезмәттәшлек турында яңа килешү төзеде
Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе хезмәттәшлек турында яңа килешү төзеде
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, республиканы Чиләбе өлкәсе белән географик күршелек һәм күп юнәлешләр буенча тыгыз хезмәттәшлек бәйли.

- Сезнең төбәк – республикабызның мөһим икътисади партнеры. Металлургия, машина төзелеше, металл эшкәртү тармакларында, төзелештә, ягулык-энергетика секторында тупланган потенциал, тәҗрибә, компетенцияләр бүгенге икътисади кыенлыклар шартларында бигрәк тә кыйммәтле, – диде төбәк җитәкчесе. - Безне чын-чынлап якын дуслык бәйли. Сезнең өлкә – башкортлар саны буенча Русиянең милли гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте үскән икенче төбәге. Сезнең территориядә башкорт мәдәниятен, тел үзенчәлеген саклау мәсьәләләренә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Без моны бик кадерлибез. Бүген идарә итү командалары арасында турыдан-туры горизонталь элемтә урнаштыру бик мөһим, бу алар инвестицион климатны яхшырту, тармак программаларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләр, дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү буенча эшләнмәләр белән алмаша алсын өчен кирәк.

Радий Хәбиров шулай ук республика үсеше турында сөйләде һәм Чиләбе өлкәсе белән хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытырга кирәклеген билгеләп үтте.

- Башкортстан – сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингы лидер-төбәге. Без – илдә автомобиль бензины, дизель ягулыгы җитештерү, химия һәм нефть химиясе продукциясе чыгару буенча төп үзәкләрнең берсе. Авиация, ракета-космик һәм оборона техникасы өчен комплектлау әйберләре һәм агрегатлар, авиация һәм газ турбиналы двигательләр, вертолетлар, автобуслар, шулай ук төзелеш һәм коммуналь хуҗалык өчен махсус техника җитештерәбез, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы. - Без Башкортстанның Урал аръягы территорияләрен үстерү өчен энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә телибез. Шулай ук аграр өлкәдә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Безнең төбәк предприятиеләре арасында әзер продукция, азык-төлек продуктлары җитештерү өчен чимал белән тәэмин итү буенча тотрыклы каналлар эшли. Урман эшкәртү, җиңел сәнәгать, төзелеш материаллары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек уңышлы үсә. Туризм өлкәсендә дә хезмәттәшлек өчен киң перспективалар бар. Без барлык юнәлешләр буенча уртак эш өчен ачык. Бүген без яхшы старт бирәбез һәм интенсив яссылыкта хезмәттәшлек итәчәкбез. Мондый вакытларда уртак проектлар безне тагын да көчлерәк итәчәк һәм көндәшлеккә тагын да сәләтлерәк булырга мөмкинлек бирәчәк.

Алексей Текслер Башкортстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм сәфәрнең эшлекле программасы чараларын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

– Безне күпгасырлык тарих һәм чын дуслык берләштерә. Безнең төбәкләрнең икътисады да тарихи яктан бәйләнгән - эре предприятиеләр даими кооперациядә эшли, - диде Чиләбе өлкәсе губернаторы. – Шәһәр транспорты, сәүдә, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук вузара кампуслар эшен оештыру, адаптив спортны үстерү, махсус хәрби операция ветераннары белән эшләү буенча тәҗрибә уртаклашу буенча тәкъдимнәребез бар.

Сөйләшүләр барышында яңа перспектив юнәлешләр турында да фикер алыштылар. Барыннан да элек, бу роботлаштыру һәм югары технологияләр кертү. Алексей Текслер Чиләбедә сәнәгать робот-манипуляторларын серияле җитештерү буенча Русиядә беренче завод ачылуы, шулай ук сервис робототехникасы һәм импортка бәйле булмаган программа тәэминаты үсеше турында мәгълүмат бирде.

Очрашу азагында Радий Хәбиров һәм Алексей Текслер Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Моннан тыш, профильле министрлыклар, ведомстволар һәм институтлар җитәкчеләре Көньяк Уралда махсус сакланучы территорияләрне халыкара алга җибәрү, гомуми белем бирү, туризм, эшмәкәрлек өлкәләре, гражданлык инициативаларына ярдәм итү, язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, шулай ук Чиләбе өлкәсенең Сатка муниципаль округының Салават һәм Кыйгы районнары белән хезмәттәшлеге турында килешүләргә кул куйдылар.

***

Башкортстан Башлыгы һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы журналистлар белән әңгәмәдә партнерлыкны тагын да тирәнәйтүгә, сәнәгать кооперациясен киңәйтүгә, күрше төбәкләр арасында гуманитар, мәгариф һәм туристлык проектларын үстерүгә әзер булуын расладылар.

- Без төзегән килешү хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар булдырачак. Бүген без килешкән барлык нәрсә юл картасында күрсәтеләчәк. Безгә Чиләбе өлкәсенең азык-төлек сәнәгате бик кызыклы – без авыл хуҗалыгы продукциясен шактый күп җитештерәбез, әмма эшкәртү бездә һәрвакыт артта калды. Күршеләрдә булган зур тәҗрибәне һәм компетенцияләрне исәпкә алып, бу шулай ук хезмәттәшлекнең мөһим ноктасы. Фәнни, мәдәни, спорт багланышлары да кызыклы. Әгәр дә Без туристлык мөмкинлекләребезне берләштерсәк, билгеле бер икътисади өстенлек килеп чыгачак, - диде Радий Хәбиров. - Чиләбе өлкәсе – көчле идарә командасы булган динамикалы үсә торган төбәк. Һәм көчле командаларның тырышлыгы берләшкәндә, бу һәрвакыт сизелерлек нәтиҗә бирә.

- Яңа килешү уртак хезмәттәшлекнең бөтен юнәлешләрен колачлый. Без республиканың алга киткәнлеген һәм күп юнәлешләр буенча илдә лидер булуын күрдек. Бездә дә кызыклы нәрсәләр күп. Ышанам ки, безнең предприятиеләр тыгыз хезмәттәшлек итә, яңа продуктлар булдыра башлар, - дип ассызыклады Алексей Текслер. - Без киңәйтелгән делегация белән килдек. Хезмәттәшлекне ныгыту өчен шәхси контакт бик мөһим. Ә ул җитәкчеләр арасында булганда, нәтиҗә берничә тапкырга арта. Хезмәттәшләребезнең Чиләбе өлкәсенә каршы сәфәрен дә планлаштырабыз. Квартал саен безнең предприятиеләр һәм ведомстволарның килешүне гамәлгә ашыру буенча эшен мониторинглаячакбыз, дип килештек. Җылы, ачык йөз белән каршы алуыгыз өчен рәхмәт!

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас