Анда 200дән артык кеше катнашты: болар - коммерцияле булмаган оешмалар, бюджет учреждениеләре, министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре, һәм башка фондлар вәкилләре. Алар өчен чара формаль булмаган аралашу, яңа танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булды.
Сәламләү сүзләре белән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары, Башкортстан Башлыгы грантлары фондының Попечительләр советы рәисе Данияр Абдрахманов, Чиләбе өлкәсе Хөкүмәтенең иҗтимагый элемтәләр идарәсе башлыгы Дмитрий Семенов, Чиләбе өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе Николай Дейнеко, "Чиләбе өлкәсе икътисадының коммерцияле булмаган секторын үстерү һәм гражданлык башлангычларына ярдәм үзәге" фонды генеральный директоры Михаил Комиссаров, Башкортстан Башлыгы грантлары фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе Энҗе Әхмәдуллина һәм палата Аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина, Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Нәркис Алмакаев һәм башкалар чыгыш ясады.
- Без Русиядә корпоратив социаль җаваплылык культурасы актив формалашуын күрәбез, - дип хәбәр итте Данияр Абдрахманов. - Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур игътибар бирә. Бу тема безнең төбәк өчен бик актуаль булып кала.
Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бәйрәм белән!
Ләйсән Гаррапова фотосы.