+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 февраль , 10:55

Илебез иминлеге һәрберебезгә бәйле!

Тормышларын хәрби хезмәт белән бәйләүче ир-егетләр  соклану һәм зур ихтирам хисе уята. Алар – Ватан сакчылары, үз халкының иминлеге өчен җаваплылыкны үз иңнәренә алган батырлар. Бүген хәрби хезмәт – ул һөнәр генә түгел, ә үз иленә чиксез тугрылык, каһарманлык һәм фидакарьлек үрнәге дә. Кырмыскалы районының Сахай авылы егете Арслан Идрисов та шундый кыю егетләрнең берсе – илебез өчен авыр һәм хәвефле чорда ул үзен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган.

Илебез иминлеге һәрберебезгә бәйле!Илебез иминлеге һәрберебезгә бәйле!
Илебез иминлеге һәрберебезгә бәйле!

Арслан Руслан улы Сахай авылында туып-үскән. Әтисе вафат булганда бик кечкенә була әле. Өч баласы булган Алия Фүрхәт кызы тормышын шушы авыл егете Рөстәм Котлыбаев белән бәйләп, гаиләдә тагын дүрт бала дөньяга аваз сала. Менә шундый ишле һәм тату гаиләдә кечкенәдән эшнең тәмен белеп, әтисе ярдәмендә ир-егетләргә кирәк булган һөнәрләрне үзләштереп, уңган һәм акыллы егет булып үсә ул. Урындагы мәктәптә укыганда да үзен бик яхшы яктан гына күрсәтә. Аеруча физик культура, тормыш хәвефсезлеге нигезләре, хезмәт дәресләрен ярата, спорт ярышларында катнаша. Әнисе әйтүенчә, укудан кайтып керү белән авылдагы әби-бабайларга ярдәмгә ашыга: кемгәдер утын кисә, карын көри, үлән чаба – авылда нинди эш бар, барысын да башкара, шулай беренче акчасын да эшли.

9нчы сыйныфны тәмамлау белән әтисе юлыннан китеп, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалында эретеп-ябыштыручы белгечлеген үзләштерә. Студент чакларында да авыл өлкәннәре егетнең укудан кайтуын көтеп торалар: әле берсе, әле икенчесе ярдәм сорап килә. Ә егет берсенә дә “юк” дип әйтми, ашап һәм киемнәрен алыштырып ала да эшкә чыгып китә.

18 яше тулу  һәм кулына диплом алу белән егет армия сафларына чакырыла. Хәрби хезмәте Иркутск шәһәрендә башланып китә, аннары Красноярск краендагы хәрби частька күчерәләр. Хезмәте тәмамлауга Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге турында әйтәләр. Арслан  барысын да бизмәнгә салып, әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, хезмәтен контракт буенча дәвам итәргә була. Әнисе: “Улым, үзең яхшырак беләсең инде. Үзеңне сакла, исән-имин бул!” - дип хәер-фатыйхасын бирә. Улларының һәрвакыт уйлап, акыл белән эш итүен, тырыш булуын, уй-ниятен тормышка ашыруын һәм командирлары белән дә яхшы мөнәсәбәттә булуын алар яхшы белә, шуңа моны тыныч кабул итәләр.

Гомумән, нәселләрендә батыр яугирләр бихисап. Әнисе яклап карт картәтисе Мөхәммәт Кәримов Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җиткән. Шунда яраланып, аягы имгәнеп кайта. Шуңа карамастан, туган колхозында эшләп, озын гомер кичерә ул һәм балалары, туганнары өчен үрнәк булып тора. Алия Фүрхәт кызының бертуган энесе – Альберт Кәримов та армиядә хезмәте тәмамлану белән контракт төзеп, хәрби эшне дәвам итә һәм Чечен кампаниясендә катнаша. Махсус хәрби операция зонасында да контракт буенча 6 ай булып кайткан, тиздән тагын хәрби дуслары янына җыена, өстәвенә аның улы да әле махсус хәрби операция зонасында. Менә шундый батырлар токымыннан ул Арслан. Шуңа мондый җитди карар кабул итүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Әле ул Красноярск краеның Ужур шәһәре янындагы махсус тәгаенләнештәге ракета гаскәрләрендә рядовой булып, өлкән электрчы сыйфатында хезмәт итә. Ярты ел үтү белән кыска вакытлы ялга кайтарганнар. Андагы хезмәт шартлары белән Арслан тулысынча канәгать: контракт төзү белән билгеләнгән сумманы алган, фатир биргәннәр, хезмәт хакы да бара, ә иң мөһиме – башкарган эше үзенә ошый. Яшьрәк чакта нинди һөнәр сайлаячагы турында бик уйланып бармаса да, бүген мин үз урынымны, күңелгә яткан эшемне таптым, ди яугир. Шулай ук хәрби уку йортларында белем алу мөмкинлеге дә бар, егет арытаба шундый ният белән яна.

Чит җирләрдә туган йортның җылысы, әти-әнинең назлы карашы, туганнарның тавышы аеруча кадерле була. Ярый көн саен телефон аша аралашып тору мөмкинлеге бар. Туган тел дә сагындыра, шуңа хәрби частька татар, башкорт егетләре килсә, бигрәк куанам, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшеп алабыз, ди Арслан.

Ялга кайтуын әти-әнисе, абыйсы Рәмзил, игезәк сыңары Руслана көтеп алалар, ә кечкенә малай туганнары – 11 яшь лек Ибраһим, 10 яшьлек Ризван, 7 яшьлек Рамазан һәм 4 яшьлек Илһам өчен аеруча зур шатлык. Алар абыйлары белән чиксез горурлана һәм үзләре дә аңа охшарга тырыша. Әнисенең тәмле ашларын да бик сагынган Арслан, шуңа ял вакытын гаиләсе белән бергә, туган йортында үткәрергә тырыша. Авыл җирендәге эш тә җитәрлек: малларны да үзе карый, ә кар көри башласа, энеләре йөгереп чыга, бергәләшеп эшләгәч, көрәкләр дә көйгә керә – һәр эш үзенә күрә бер моң ала. Ә кичләрен зур һәм тату гаилә табын артына җыелып, һәркем үзенең тәэссоратлары белән уртаклаша, киләсе көнгә планнар кора.

Кыска вакытлы ялы тәмамлану белән Арслан янә армия тормышына әйләнеп кайтачак. Әйткәндәй, анда ул үзенең бертуган абыйсы белән бергәләп юлланачаклар. Яңа Кыешкы авылында яшәүче зур гаилә башлыгы, өч бала атасы Рәмзил Руслан улы да, энесеннән үрнәк алып һәм аның янында булу теләге белән, Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзергә җыена.

Арсланга махсус хәрби операция зонасына командировкалар булуы да ихтимал. Хәрби ант – ул сүз генә түгел, ә үз иленә тугрылыкның конкрет чагылышы. Шуңа да, Ватан чакырса, Арслан бер мизгелдә җыенып, иң хәвефле ноктага юл тотарга әзер.

Ләкин мондый командировкага барырга язмасын, тизрәк Җиңү килеп, барлык яугирләребез туган йортларына, үз гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Аларның һәрберсенең тыныч тормышта чынга ашырасы планнары, уй-ниятләе, хыяллары бар. Арслан да контракты тәмамлангач, төп һөнәре буенча эшләргә ниятли. Ә әлегә хезмәтен намус белән үтәргә, Ватанны сакларга кирәк. Арслан һәрбер көнен файдалы үткәрергә тырыша, осталыгын камилләштерә, яңа һөнәрләргә өйрәнә, хезмәтәшләренә ярдәм итә. Илебезнең иминлеге, көтеп алынган Җиңү аның хезмәтенә дә бәйле булуын ул яхшы аңлый.

 Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Кырмыскалы районы.

Автор фотолары.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас