+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль , 17:35

Радий Хәбиров Алексей Текслер белән очрашты

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер очраштылар. Көн тәртибендә – төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре.

Радий Хәбиров Алексей Текслер белән очрашты
Радий Хәбиров Алексей Текслер белән очрашты

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, төбәк делегацияләре сәфәрләре Русия Федерациясе субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый.

- Башкортстан сезнең белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә тели. Без дә, сезнең кебек үк, тирәнтен сәнәгать кооперациясенә омтылабыз. Безнең предприятиеләр актив сөйләшүләр алып бара инде, һәм мин ышанам, бу товар әйләнеше үсешенә китерәчәк, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Алексей Текслерга өлкәнең идарә командасы тарафыннан Чиләбе башкортларына ярдәм итү чаралары өчен рәхмәт белдерде, бу эшнең халыкның уникаль мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен мөһимлеген ассызыклады.

Губернатор, үз чиратында, Радий Хәбировка кунакчыллыгы һәм Уфада Чиләбе делегациясе эшен яхшы оештыруы өчен рәхмәт белдерде.

– Без зур команда булып килдек, аның составында – кооперацион элемтәләрне үстерү белән кызыксынучы дәүләт власте органнары вәкилләре һәм төбәгебезнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, - диде Алексей Текслер. - Ил алдында яңа технологик бурычлар тора, һәм аларны Башкортстан кебек күршеләр белән бергә хәл итү нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак булачак.

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас