+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 февраль , 13:00

Зур һәм тату гаилә сере иманлы булуда

Балтач районыннан Гыйләҗевлар “Кызыл таң” гәзите редакциясе үткәргән “Без – бертуганнар” конкурсында җиңү яулады.

Зур һәм тату гаилә сере иманлы булуда
Зур һәм тату гаилә сере иманлы булуда
Богдан авылында яшәгән хезмәт ветераннары Нәкыя һәм Тәүзих Гыйләҗевлар гаиләсендә ун бала (җиде ул, өч кыз) үсә. Өлкән Гыйләҗевлар бүген үзләре арабызда булмаса да, аларның ун баласы, 26 оныгы һәм 26 туруны исән-сау. Алар авылларында, туган районнарында, республиканың төрле шәһәрләрендә һәм илебезнең төрле төбәкләрендә яши.

Гыйләҗевлар барысы да яхшы тәрбия, лаеклы белем алган, үз гаиләләрен булдырган һәм тормышта үз урыннарын тапкан. Иске Балтач авылында яшәүче Мәүҗидә һәм Наҗия белән очрашып, балачак истәлекләре, әти-әниләре, дәү әниләренең тәрбия чаралары турында сөйләштек.

– Әниебез шултиклем зирәк, акыллы, уңган хатын иде. Аның эшләмәгән эше калмагандыр. Аны барлык авылдашларыбыз хөрмәт итте. Авылда ике йорт төзеп чыктылар. Яңа йортка күчкәч, абзар белән мунчага әни үз куллары белән электр үткәрде. Кулына игәү алып, сарык йоны ала торган кайчыларны бик оста үткерли иде. Авылдаш хатын-кызларның гел аңа килеп кайчы үткерләтүе хәтердә калган. Ятим үскән әниебезгә тормыш казанында бик иртә кайный башларга, күп эшнең серен үзләштерергә туры килә, – ди Мәүҗидә апа.

Авыл җирендә яшәгән кешенең көндәлек тормышы күз алдында, ул барыбызга да таныш. Иртә белән мал-туар карап, сөт савып эшкәртү, мич ягып өйне җылыту, ризык әзерләү... Богдан, Иске Тимкә авыллары арасындагы күлдән халык көянтә-чиләкләп су ташый. “Россия” колхозында терлекчелектә хезмәт салган Тәүзих хатыныннан һәм балаларыннан көянтәләп су ташытмый, бу максатларда гел ат көче куллана. Арбага, чанага утыртып, суны флягалар белән алып кайта.
– Әни кырык ел каенанасы белән бер түбә астында яшәде. Дәү әнине өйнең йозагы ди иде. Ел саен бер туганыбыз туып торгач, безнең өйдә гел бишек эленеп торды. Иптәшләребез уйнарга чакырып килә, чыгасы бик килә, ләкин өйдәге нәни туганыбызны карарга кирәк. Дәү әни, хәлебезгә кереп, бәбине үзенең карамагына алып калып, безне уйнарга чыгара иде, – ди гаиләдә икенче бала булып туган Мәүҗидә апа. – Вафаты алдыннан дәү әни, әнкәйгә риза-бәхиллеген биреп, болай диде: “Оҗмахның сигез ишеге бар, кайсына теләсәң – шуңа кер”.

Нәкыя апа газизләренә ризык әзерләгән саен иң элек ашны каенанасы Әминәгә бүлеп бирә, аннары – иренә, аннан соң гына балаларына чират җитә. Ә Тәүзих абый, йортка киленнәр төшә башлагач, өстәл артына башта килен утырсын, аннан гына мин утырам, ди торган булган.

– Мин тугыз яшемдә, бәрәңге пирогы эшләп, мичкә куеп пешерә идем. Дус кызларым да, кызышып, шундый ук пироглар пешерә башлады. Ә әнкәй фермада бозаулату төркемендә эшләгән елларда “Болан” кушаматлы сыерын саварга өйрәндем. Ул сыер шундый тыныч иде. Сауганда кузгалмый да торуы әле дә истә. Иртән өйне, урын-җирне җыештыргач кына мәктәпкә барабыз. Ястык-мендәрләрне түшәмгә кадәр өябез, буй җитми, ястыклар тәгәрәп төшә, – дип көлә-көлә күңелле истәлекләрен уртаклашты Наҗия.

Гыйләҗевлар гаиләсендә үсеп буй җиткергән җиде малайның алтысы армия сафларында хезмәт итеп кайткан. Бер уллары гына сәламәтлек торышы буенча хәрби хезмәткә бара алмаган. Ул елларны да яхшы хәтерли Мәүҗидә апа:
– Туганнарыбыз хезмәткә юлланганда әниебез, ипине өч тапкыр биленнән әйләндереп, “Ризыгы белән кайтсын” дип, теләп, шул ипине авылдагы йөри алмаган әбигә бирде. Шөкер, барысы да хезмәтләрен имин генә үтеп кайтты...
Гыйләҗевлар, гаилә ишәйгәч, зуррак йорт салырга була. Авылда төзүчеләр бригадасы юк. Түбән Карыш авылына Ульяновск якларыннан төзүчеләр килгән икән. Тәүзих алар белән сөйләшә һәм бригада килеп эш башлый. Бригададагы Рамил исемле егетнең күзе Гыйләҗевларның Уфа шәһәрендә кондитер булып эшләп йөргән кызлары Вәзиләгә төшә. Күп тә үтми, Вәзиләне кияүгә бирәләр. Бәхетле гаилә әле дә шунда гомер кичерә.
Сабырлыкка да ата-аналарыннан өйрәнә Гыйләҗевлар. Утыз дүрт яшендә Наҗиянең ире Владикның гомере аянычлы өзелгәч, өч бала белән тол калган туганнарының кайгысын бергә күтәрәләр. Балалар, үсеп, белгечлек ала. Хәзер икесе тормыш корып яши.

– “Балалар, без әтиегез белән тату яшәдек. Шул татулыкны бетермәгез, кушылган ярларыгыз белән яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез”, – дип әйтә иде әни. Аның шушы сүзләрен үзебезгә васыять итеп алдык, – ди Мәүҗидә апа.
Илле тугыз ел бергә яшәп, бакыйлыкка күчә Нәкыя һәм Тәүзих Гыйләҗевлар. Алты уллары Богдан авылында йорт салып төпләнә. Бер уллары Уфада яши. Ике кызлары – Балтачта, бер кызлары, әйткәнемчә, Ульяновск ягында төпләнгән.
Ун бала туган көнгә, Коръән мәҗлесенә төп нигезгә җыелганда әниләренең сүзе күңелләрендә яңара: “Бер-берегез белән тату яшәгез, туганлык җепләрен өзмәгез”.
– Дус-тату яшибез, – ди Мәүҗидә апа. – Туган көннәрне үткәрергә җыелганда җырлап, биеп күңел ачабыз. Арабызда Хәлил абый, Ильяс, Илһам энекәшләр – гармунчы, баянчылар. Барыбыз да җырларга яратабыз. Бу сәләтләр әти-әниебездән килә.

Хаклы ялга туктагач, әниләре дин юлыннан атлый, авылның остабикәсе була. Коръән сүрәләре, аятьләр, намаз укып, ураза тотып, авыл халкына рухи азык өләшә. Күп еллар мәрхүмнәрне юып, кәфенләп, соңгы юлга озатуда катнаша. Бакчасында умарталар тота, тайган аяк-кул буыннарын утырта, балаларны өшкерә. Хәзер бу эшләрне Нәкыя апаның балалары (бигрәк тә, өлкән кызы Мәүҗидә) башкара.
Иң өлкән туганнары Хәлил пенсия яшендә. Намаз, Коръән укырга өйрәнеп, авылда дини мәҗлесләрнең түрендә йөри. Хәнүс Богдан авылы мәчетендә имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Хәлим Уфада яши, “Башнефтезаводстрой” җәмгыятендә эшләп, хаклы ялга туктады. Ильяс, Илһам, Илфат райондагы “Мичуринский” җәмгыятендә эшлиләр. Вәзилә – Ульяновск өлкәсендә кондитер-сатучы. Наҗия – Иске Балтачта үзәк район дәваханәсендә санитарка. Мәүҗидә бухгалтер булып эшләп, хаклы ялга чыгып, инде дин юлында. Төпчек туганнары Илнур авылда, “Фрунзе” җәмгыятендә тракторчы булып эшли.
Килен-кияүләре дә бик уңган, ачык йөзле, бер-берсе белән дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр.

Ата-аналары исән чагында Гыйләҗевларның авыл клубында зур концерт программасы белән чыгыш ясаганын авылдашлары әле дә хәтерли, ул көн күңелләрдә бер матур истәлек булып саклана. Андый мәдәни чараларны алар даими үткәрә. Ел саен корбан чалдырып, Мәүлид бәйрәмен билгелиләр, Коръән укыйлар, ураза тотып, авыз ачтыралар.
Янә Мәүҗидә апага сүз бирәм:

– Әниебез бик күп ашъяулыклар текте. Читенә челтәрләр тегеп эшләгән, күз явын алырлык бу хәзинәләрне әле дә туганнарда, авылдашларда очратырга була. Коръән мәҗлесләренә барганда бүләк итеп таратты ул аларны. Әнинең киң күңелле булуы тик соклану уята. Авылга кайткан туганнарын гына түгел, нигезләре булмаган кешеләрне дә сыендырды. Әтинең мунчасы ягылган, әнинең ашы гел пешкән булды. “Күңелең киң булса, кеше сыя”, – ди иде әни.
Әни ун баласының берсен дә авырганда дәваханәләргә йөртмәде. Гел үлән төнәтмәләре, ванналары ясап, мунчада сылап, уып дәвалады. Болар барысы да, матур истәлек булып, күңелемдә саклана.
Ә Гыйләҗевларның печән хәзерләгән мәлләрен белсәгез?! Бер гектар мәйданлы посадкаларын туганнары, дуслары, күршеләре ярдәмендә ун-унбер чалгы белән бер көн эчендә чабып бетереп кайталар. Тәкә суеп, казанда печәнчеләргә аш пешә. Бу мәл үзе бер зур бәйрәм төсе ала...

– Безнең өйдә 7 литрлы самавыр гел кайнап утырды. Балаларның берсе кайта, берсе китә. Дәү әни мичкә тәгәрәтеп пешергән кабыклы кайнар бәрәңге безне көтә. Ә кичкә казанда аш өлгерә, – ди Мәүҗидә апа.
Нәкыя апа оныкларын бик ярата. Җәй саен урманга алып барып, дару үләннәре җыеп, алып барган чәй, ризыклар белән сыйланып кайту тәртибе кертә.
Авыл мәчетен төзүдә дә Гыйләҗевларның ярдәме зур була. Хәлил абыйлары блоклар кайтара. Башка туганнары кул көче белән һәм акчалата ярдәм күрсәтә. Иманны алга алып, туганны туган итеп, ата-ана, кеше хакын хаклап яшәүче Гыйләҗевларның тормышлары да бөтен. Алар, булганына шөкер итеп, Аллаһка сыенып, гомер йомгагын сүтә.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас