

— Без 14 кешелек делегация белән килдек. Үзебездә тормышка ашырылган " Нәнәй" проектының бер өлешен тәшкил иткән күргәзмә әзерләдек. Хәзер креатив индустрия турында күп сөйләнелә, без дә Зинида Фәйзуллинаның йоннан эшләгән креатив киемнәрен тәкъдим иттек: алар - сумкалар, күлмәкләр, пальтолар, бияләйләр, эшләпәләр һәм башкалар, — дип сөйләде ул. — Рәмзилә Акмалованы мин "СамоВарышня" дип йөртәм, аның йөздән артык самавырлар коллекциясе бар. Шул матурлыкны, төрле самавырларны халыкка күрсәтәсе килде. Өченче эшебез — "Солдатларга — туган як чәе" акциясе. Без СВО башланганнан бирле яугирләргә "Әни чәе" җибәрәбез.
Гөлнара Гыйлемханова билгеләвенчә, быел, "Халыклар бердәмлеге елы"нда җыелу, зур символик мәгънәгә ия.
— Безнең көч - бердәмлектә. Һәр халык, һәр милләт шундый сьездларда туган телне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне ничек сакларга дигән сорауга җавап эзли, эш планы кабул итә. Биредә туган тел, милләт өчен җан атучы кешеләр җыелган. Шуңа да бүген янгыраган фикерләр чынга ашар дип уйлыйм, — диде ул. — Аерым рәхмәтебез — Нефтекамадагы "Нәнәй" проектын үстерергә ярдәм иткән Римма Үтәшевага. Мондый көчле ярдәм белән без тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә әзер!