-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль , 13:45

Милли-мәдәни автономия советы рәисе итеп янә Римма Үтәшева сайланды

Бүген «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе узды.

Милли-мәдәни автономия советы рәисе итеп янә Римма Үтәшева сайланды
Милли-мәдәни автономия советы рәисе итеп янә Римма Үтәшева сайланды

Аның кысаларында Совет кабул иткән карарлар нигезендә "Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе итеп - янә Римма Үтәшева, ә оешманың башкарма директоры итеп Альбина Хәлиуллина сайландылар.

Иҗтимагый оешманың контроль-ревизия комиссиясе Уфа "Нур" татар дәүләт театры бухгалтеры Лилия Мостафина,
Туймазы дәүләт татар драма театр директоры Руслан Вахитов, Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Заһитова составында расланды.

Контроль-ревизия комиссиясен Руслан Вахитов җитәкләячәк.

Фото: ufa1.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас