+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 февраль , 12:43

Проблемаларга күз йомарга ярамый!

Бүген Уфада «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе уза. Аның кысаларында Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент, Стәрлетамак шәһәре татарларның урындагы милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Мансуров та чыгыш ясады.

Проблемаларга күз йомарга ярамый!
Проблемаларга күз йомарга ярамый!

"Менә 30 ел дәвамында минем хезмәт юлым һәм иҗтимагый эшчәнлегем һәрдаим төрле халыклар белән бәйләнештә. Уфа Фән һәм технологияләр университеты Стәрлетамак филиалының башкорт һәм төрки филологиясе факультеты күпмилләтле, анда студентларыбыз туган тел буларак башкорт, татар, чуваш телләрен камилләштерә, инглиз һәм төрек телләрен өйрәнә. Магистратурада казах милләтеннән булган студентларыбыз да бар. Шул сәбәпле укыту һәм тәрбия эшләре, төрле мәдәни чаралар һәрвакыт туган телләребездә үткәрелә.

Факультет республикабызның туган тел укытучылары өчен методик семинарлар, укучылар өчен конкурс-бәйгеләр үткәрә. Аларда республиканың мәктәп укучылары, колледж һәм югары уку йортлары студентлары бик теләп катнаша.
Гомумән, без Стәрлетамакта эшләүче барлык милли-мәдәни үзәкләр белән тату яшибез, эшлибез. Уртак чаралар да үткәргәнебез бар, бер-беребезнең чараларында да бик теләп катнашабыз. Төрле бәйрәмнәр уңае белән милли телләребездә шәһәр халкын котлап флешмоблар үткәрәбез, бергәләшеп үз милли мәдәниятебезне чагылдырган күргәзмәләр оештырабыз. Әйтергә кирәк, шәһәребезнең милли оешмаларын берләштергән “Без – бергә!” дип аталган бәйрәм традициягә әйләнде.

Стәрлетамак милли оешмалары тырышлыгы белән университет каршындагы мәйданда татар язучысы Галимҗан Ибраһимовка, чуваш шагыйре Константин Ивановка, башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Өметбаевка һәм урыс язучысы Сергей Аксаковка бюстлар куелды. Бу эшкә алынган Чуваш милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтләр җиткерәбез.

Милли оешмаларны уртак илдә, республикада яшәү генә түгел, уртак мәсьәләләр дә берләштерә. Барыбызны да туган телләребезнең бүгенге халәте, аның киләчәге, мәдәниятләребез, гореф-гадәтләребезнең саклануы, киләчәк буыннарга барып ирешүе борчый.

Туган телнең саклануы, әлбәттә, иң беренче чиратта гаиләдән башлана. Тик соңгы елларда борчуга салган бер күренеш бар: мөнбәрләрдән дә, телевизордан да, матбугатта да “тырышып-тырышып” туган телне өйрәнүне гаиләгә бәйләп аңлаталар. Әлбәттә, бу бик дөрес! Туган тел нигезе гаиләдә салына! Тик җитди мәсьәләне кабат-кабат яңгырату миндә төрле сораулар уята. Әлеге дә баягы, бик мөһим мәсьәләне артык гадиләштерү түгелме бу?! Җаваплылыкны башка яссылыкка күчерү омтылышы түгелме? Моңа сагаеп карау шактый еллар тормыш һәм мәгариф өлкәсендәге тормыш тәҗрибәсеннән килә.

Җәмәгать, туган телнең үсешен эзмә-эзлекле куллану-аралашу гына саклый ала. Димәк, гаиләдән соң туган телнең икенче кулланылыш даирәсе ул - балалар бакчасы! Әмма шактый бала туган телен балалар бакчасына йөргән вакытта оныта! Ни өчен шулай була? Чөнки ата-аналар баласы белән тәүлек эчендә туган телендә бик аз аралаша ала. Иң яхшысы 2-3 сәгать! Бакчада бала урыс телендә - 10 сәгать чамасы!

Дөрес аңларга тырышыгыз! Мин гаиләдән җаваплылыкны алып ташларга җыенмыйм. Гаиләдә бала әйләнә-тирәне туган телендә аңлый башларга, балалар бакчасында һәм мәктәптә ул аны камилләштерергә тиеш! Һөнәри белемне дә туган телендә алса, тагын да яхшырак! Башкача булырга мөмкин түгел!

Милләттәшләр! Шушы мәсьәләне искә алып, милли оешмаларга, һичшиксез, балалар бакчалары белән эшләүне берничә тапкырга арттырырга, яңа проектлар тәкъдим итәргә һәм аларны тормышка ашырырга кирәк! Шуны да искә алырга иде, җәмәгать: шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре белән бергә балалар бакчаларындагы туган телне, мәдәниятны өйрәнүгә бәйле түгәрәкләрне арттыру, аларның сыйфатын яхшырту, әдәбият, күргәзмә әсбаплар белән тәэмин итүне көчәйтү яхшы булыр иде!

Дөрес, бу, үз чиратында, кадрлар мәсьәләсенә дә барып тоташа. Монда да проблемалар җитәрлек! Мәсьәлә бик катлаулы, исегезгә төшерәм, инде 10 елдан артык училище, колледж, вузларда балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар өчен тәрбиячеләр, укытучылар әзерләүче милли бүлекләр юк. Быел Русия халыклары бердәмлеге елы игълан ителүне, гомум вәзгыятьне исәпкә алып, федераль дәрәҗәдә бу мәсьәләгә әйләнеп кайту кирәклеге сизелә.

Туган тел яшәешенең өченче кулланылыш кыры ул – мәктәп! Бу өлкәдә хәлләр бераз яхшырак дияргә була. Туган телләр уку предметы буларак өйрәтелә, төрле конкурслар-ярышлар, конференцияләр, олимпиадалар үткәрелә. Соңгы елларда хәтта татар телен укыту буенча бик күп китаплар, яңа дәреслекләр, кулланмалар, күргәзмә материаллар басылды, алар зәвыклы, заманча эшләнгән. Әмма ни хикмәт: балаларыбыз урысча сөйләшә! Димәк, без һаман нәрсәнедер эшләп бетермибез!

Бу юнәлештә дә милли оешмаларга да, мәгариф оешмаларына да яңачарак форматта проектлар уйлап табу таләп ителә. Яшьләр арасында туган телдә аралашу “модасы” булдырырга кирәк, алар өчен кызыклы булган, ягъни “тренд”лы формалар табу отышлы булыр иде.

Җәмәгать, яшьләребез өчен, хәтта барыбыз өчен дә, телебезне яшәтүне телибез икән туган телдә сөйләшү-аралашу, уку-язу, тыңлау-карау ихтыяҗын булдырырга, аның кулланылыш даирәсен киңәйтергә кирәк!

Туган телебезне югары дәрәҗәдә үзләштерүне, иҗади фикерләүне арттыруны вуз системасыннан башка күз алдына китереп булмыйдыр! Биредә дә зур проблемалар бар! Соңгы чордагы мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр безгә дә йогынты ясамый калмады. Милли телләр укытуның билгеле дәрәҗәдә азаюы, билгеле ки, эш базарының тараюына китерде. Димәк, милли бүлекләрдә укырга теләүчеләр элекке еллардагы кебек түгел.

Федераль стандартлар да уку планнарында туган телдә (татар телендә дә дип аңларга кирәк) белем һәм тәрбия бирүне шактый катлауландырган иде. Дөрес, соңгы елларда бу мәсьәләдә бераз алга китеш булды. Әмма ирешелгәннәрдә тукталу ярамый, проблеманы хәл итүнең төрле юлларын эзләргә кирәк! Законнар, норматив-хокукый актлар рөхсәт иткән барлык юнәлешләрне дә балаларга туган телебезне өйрәтүдә файдаланырга кирәк. Бу муниципаль белем бирү оешмаларында да, мәчетләребез каршында да, Интернет челтәрендә дә, онлайн мәктәпләрдә дә, хәтта шәхси яисә иганәчеләр ярдәмендә дә туган телдә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә оештырылырга тиеш.

Хөрмәтле милли хәрәкәт вәкилләре, югары уку йортлары сезнең ярдәмегезгә бик мохтаҗ. Киләчәк буын туган тел укытучыларын әзерләүдә безгә бергәләп эшләү бик мөһим! Бүген инде мәктәпләребезгә укытучылар җитми! Иртәгә нишләрбез? Милләтебез алдагы көннәрдә яңа буын туган телне өйрәтүче укытучыларга, милли мәдәниятне белүче музыкантларга, артистларга, театр хезмәткәрләренә ихтыяҗ кичерәчәк! Без бу проблеманы хәл итү өчен нинди әзерлек эшләре алып барабыз? Җәмәгать, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелергә тиеш! Әгәр дә без үз илебездә үз балаларыбызга үз телебезне, үз мәдәниятебезне, үз тарихыбызны өйрәтмәсәк, аларга башка чит телне, чит мәдәниятне тагачаклар! Сак булыйк! Уяу булыйк!

Бөек шагыйребез, якташыбыз Дәрдмәнд илнең, халыкның, милләтнең киләчәге турында уйлануларын “Кораб” шигырендә болай дип язган:
Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән кораб!
Төн вә көндез
Ул йөрәдер:
Юл бара ят ил карап...

Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Кайсы юллар,
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап?!

Милләттәшләр, аңлавыбызча, ил корабы – символик образ. Илебез бүгенге тормышның катлаулы давылларына каршы тора алырдай көч-куәткә ия булсын өчен, җилкәннәрне сындырмыйча алга бару өчен Русия халыклары бер-беребез белән дус-тату яшәргә, рәхимсез давылларга арканы-аркага, иңне-иңгә терәп, киләчәккә таба атларга кирәк!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!" - диде ул.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас