

Бүген Уфада «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе уза.
Чара кысаларында төрле чаралар үтәчәк. Шуларның берсе - 2026 елның икенче яртысына гәзит-журналларга язылу. "Кызыл таң" гәзитен һәм "Тулпар", "Әллүки" журналларын яратып укучылар да әлеге форсаттан файдаланып калырга ашыга.
Бердәм булыйк, дуслар! Милләтебезнең киләчәге нәкъ телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калуга нигезләнгән.