Кибет-базарларда хәзер уенчыкларның ниндие генә юк! Тик араларында сыйфатсызлары күбрәк булуы күңелне кыра. Әнә шундыйлары бала сәламәтлегенә зыян сала да инде. Кайберләренең сабый өчен куркыныч булуы да ихтимал.
Балалар һәм үсмерләр арасында бүген бик популяр булган Лабубу уенчыгын гына алыйк. Бу йонлач монстр көтмәгәндә социаль челтәрләрнең чын йолдызына әверелде. Брелок рәвешендә ясалган уенчык бүген һәр баланың кулында диярлек. Үткен тешле, киң елмаюлы, шар күзле һәм тырпаеп торган колаклы персонажны Гонконг рәссамы һәм иллюстраторы Касинг Лунг 2015 елда ук уйлап тапкан. Лабубу – “Монстрлар” хикәяләр сериясе геройларының берсе. Ул үзенең коточкыч дуслары белән серле урманда яши. Алар бергәләп зыянсыз шаяртулар оештырырга һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә ярата.
Русиялеләр ярты ел эчендә Лабубу уенчыкларына 3,6 миллиард сум акча сарыф иткән. Шаккатмалы ажиотаж булган көндә бу монстр 155 миллион сумга 480 мең данә сатылган, шул ук вакытта иң зур шау-шу Төньяк Кавказга туры килгән: Дагстанда Лабубу белән кызыксыну ил буенча уртачадан 166 процентка югарырак булган.
Әле дүрт-биш ел элек кенә балалар Хагги-Вагги монстры белән чын мәгънәсендә саташты. Бу очлы тешле, ике озын кулы сәленеп төшкән йонлач монстрларны балалар кибетләрендә һәм маркетплейсларда сатып алдылар, алар турында видео төшерделәр, хәтта баланың туган көненә дип әзерләгән тортларны шуның белән бизиләр иде. Бу куркыныч уенчыкларның популярлыгы нәрсә белән бәйле соң?
Хагги Вагги – компьютер уеныннан алынган персонаж, ул 2021 елның октябрендә чыккан. Сюжет буенча, бу гигант җанлы курчак балалар өчен ясалган була, ләкин Хагги фабрикасында авария булгач, ул, имеш, канечкеч монстрга әверелгән. Өчпочмаклы башлы һәм очлы тешле гыйфрит үзенең исемен болай гына алмаган: hug – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “кочаклау” дигәнне аңлата. Тик менә монстрның кочаклавы бөтенләй дустанә түгел – уен сюжеты буенча кочаклау вакытында ул үз корбанын буып үтерә.
Алсу төстәге Кисси Мисси исә – Хагги Ваггиның хатын-кыз версиясе. Бу сериядән тагын бер монстр – Кили Вили, анысы барысыннан да куркынычрак, ыржайган тешләре һәм акайган тугыз күзе (аларның ике пары – кулларында) баланың гына түгел, өлкән кешенең дә котын алырлык.
Яшен тизлеге белән модага кергән бу йомшак уенчыклар карап торуга кызыклы да, ягымлы да түгел, ә балалар, бер-берсеннән күрепме, әти-әнисеннән бары тик шуларны алдырырга тырыша. Кемдер балаларга мондый уенчыклар белән уйнарга рөхсәт итми, икенчеләре исә аларны уйлап та тормыйча сатып ала. Әлбәттә, популяр чит ил уенчыклары арзан түгел, аларның уртача хакы 800 сумнан 4 меңгә кадәр. Шунысы гаҗәп: әти-әниләрне мондый хаклар да, уенчыкның сыйфаты да, бала сәламәтлеге өчен зыянлы һәм хәвефле булуы да туктатмый. Тагын да ныграк аптыратканы – мондый куркыныч уенчыкларны алар кече яшьтәге балаларына да сатып ала!
Психологлар мондый уенчыклар сатып алганда баланың яшен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алырга куша. Кече яшьтәге, барысын да ихлас кабул итүче һәм күңеле аеруча сизгер балага андый әйбер сатып алырга киңәш ителми.
Әти-әниләрнең, нәнәй-картәтиләрнең бу чит ил уенчыкларына карата чаң сугулары юкка булмаган. Берничә ел элек “Роскачество” белгечләре балалар арасында бик популяр булган Хагги Вагги уенчыкларын тикшергән иде. Нәтиҗәдә, аларны Русиядә сатудан алу турында карар кабул ителгән. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәтүенчә, балалар яраткан бу уенчык материалы составында агулы һәм сәламәтлек өчен куркыныч матдәләр табылган. Тикшерелгән товарларның 89 процентында фенолның артып китүе ачыкланган. Бу – икенче класслы куркыныч матдә, ягъни югары хәвеф тудыручы дигән сүз. Ул тире, сулыш юллары аша организмга тиз үтеп керә. Мондый уенчык белән даими элемтәдә булган бала еш кына йоклый алмый азаплана, башы әйләнә яисә авырта.
Күптән түгел “Роскачество” популярлык буенча Хагги Вагги урынын яулаган Лабубуның берничә үрнәген алып, аларның сыйфат һәм хәвефсезлек таләпләренә туры килүен тикшергән. 13 үрнәкнең берсендә агулы матдә – диоктилфталатның артык булуы ачыкланган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте үз сайтында хәбәр итте.
“624 сумлык Labubu маркалы уенчыктан аермалы буларак, башкалары барысы да диярлек хәвефсез булып чыкты. Берсендә рөхсәт ителгәннән артыграк микъдарда диоктилфталат булуы ачыкланды (2,9 мг/л, нормада 2 мг/лдан артмаска тиеш)”, – дип күрсәтелгән хәбәрдә.
Диоктилфталат уенчыкларга һәм башка эшләнмәләргә йомшаклык һәм сыгылмалылык бирү өчен файдаланыла. “Роскачество” белгечләре аңлатуынча, матдәнең төп куркынычы – репродуктив системага һәм үсешкә токсин йогынты ясый. Кызларда гормональ системаның эшен боза. Ә малайлар өчен бу матдә репродуктив органнар үсешенә зыян салу, барлык балалар өчен неврологик проблемалар куркынычы белән яный. Озак вакыт кулланганда, бу матдә бавырга һәм бөерләргә начар тәэсир итәргә, шулай ук аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.
“Уенчыкларны юу зарарлы матдәләр күләмен вакытлыча киметергә ярдәм итәчәк, ләкин материалда диоктилфталат барыбер калачак һәм бүленеп чыгуын дәвам итәчәк”, – дип аңлата белгечләр.
“Роскачество” тарафыннан тикшерелгән Лабубуның калган үрнәкләре токсикологик күрсәткечләр буенча хәвефсез дип табылган. Әмма биш очракта маркировка бозылу ачыкланган, ә алты үрнәктә тегү дефектлары табылган.
Әлбәттә, баланың нинди уенчык белән уйнап үсүе әти-әнидән тора. Аларның сәламәтлеге дә, күңелләренә нинди орлыклар салынуы да үзебезнең кулда. Сабыйлар үз илебездә җитештерелгән зыянсыз уенчыклар белән уйнап үссен иде!