- Башкортстаннан бик күп туристлар ял итүче якын көнчыгыш илләрендә катлаулы вәзгыять барлыкка килде. Безгә алар белән һичшиксез элемтәдә торырга кирәк. Хәтерлим, коронавирус пандемиясе вакытында без акча белән дә ярдәм күрсәттек һәм туган илгә кайту мәсьәләләрен хәл иттек, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә Ситуацион үзәк эшләргә тиеш. Хәбәрләргә оператив җавап бирергә кирәк. Бу - безнең халык һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш. Бер генә очрак та игътибарсыз калмасын.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр иткәнчә, республика туристлары, нигездә, яңа урнашу урыны сайлауны, яки күченүдә ярдәм итүне, шулай ук туроператор белән элемтәгә керүне сорап мөрәҗәгать итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә мөстәкыйль барган туристлар Русия генконсуллыгы сайтында гариза калдырырга тиеш: dubai.mid.ru. Номерлар: +971 50 454-77-54, +971 50 865-27-01. Ә туристлык юлламасы буенча ял итүчеләргә туроператор белән элемтә тотарга кирәк.