-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 март , 22:04

Киңкүләм мәгълүмат чараларында - һәр көнне ил сулышы!

Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы коллегиясенең еллык киңәйтелгән утырышы Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара кампусының Геном үзәгендә узды.

Киңкүләм мәгълүмат чараларында - һәр көнне ил сулышы!
Киңкүләм мәгълүмат чараларында - һәр көнне ил сулышы!

Матбугат агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев һәм тармак флагманнары вәкилләре — «Республика Башкортостан» нәшрият йорты генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе генеральный директоры Рөстәм Зарафетдинов, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы генеральный директоры Равил Зарипов һәм «Китап» нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова өлкәне үстерү, аның казанышлары һәм төп вакыйгалары турында докладлар белән чыгыш ясадылар.

Максим Ульчев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төбәк киңкүләм мәгълүмат чараларының максаты элеккечә кала — төбәк үсешенә ярдәм итүче һәм укучыларыбызның мәнфәгатьләрен, зәвыгын канәгатьләндерә алучы сыйфатлы һәм дөрес мәгълүмат бирү.

Максим Владимирович сүзләренчә, СВО темасы иң мөһим тема булды һәм шулай булып кала да. Былтыр электрон һәм басма киңкүләм мәгълүмат чараларында көн саен 160ка якын материал чыкты. Сугышчылар, аларның гаиләләре турында 59 меңнән артык материал һәм тапшыру бастырылган һәм эфирга чыккан, шул исәптән 1900дән артык сюжет — радиода.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас