-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 март , 14:50

Кечкенә принцессалар балга җыелды

Бүген башкаланың Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кызлар өчен “Кечкенә принцессалар балы” узды. 

Кечкенә принцессалар балга җыелды
Кечкенә принцессалар балга җыелды

 Чара мөмкинлекләре чикле, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән килгән 270кә якын бала өчен оештырылды. Театр фойесында нәни кунакларны әкият геройлары каршы алды, аннары алар өчен осталык дәресләре, күргәзмәләр, фотозоналар һәм зур бәйрәм балы узды.

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Республика җитәкчесе кызларны һәм аларның әниләрен якынлашып килүче 8 Март белән котлады.

– Сез чыннан да принцессалар – матур, чагу, талантлы. Ләкин сез чибәр генә түгел, бик көчле һәм бәхетле кызлар. Сезнең һәрвакыт шундый матур булуыгызны, тормыштагы барлык авырлыклар һәм авыруларның чигенүен, барысын да җиңеп чыгуыгызны телим. Бүген әниләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Без һәрвакыт сезнең белән янәшә булачакбыз, һәрвакыт ярдәм итәчәкбез һәм яклаячакбыз.

Бу залда булган күп кенә принцессаларның әтиләре бүген махсус хәрби операциядә булуын беләм. Алар сезнең чын геройларыгыз, безнең өчен иң мөһим кешеләр. Аларга мәхәббәтебезне җиткерегез, сәлам әйтегез, без аларның барысын да көтәбез. Сәламәт, бәхетле һәм уңышлы булыгыз", – диде Радий Хәбиров.

Котлауларга “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да кушылды.

Тамаша залында балалар өчен “Очучы кораб” спектакле күрсәтелде. Бәйрәм ахырында республика Башлыгы, Каринэ Хәбирова белән бергәләп, нәни принцессаларга бүләкләр тапшырды.

Автор фотосы. 



Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас