-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 март , 10:15

Башкортстан – федераль программаларны гамәлгә ашыруда лидерлар рәтендә

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында ил Хөкүмәтенең Төбәкләр үсеше буенча комиссиясе президиумы утырышында катнашты, аны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Катнашучылар ягып җылыту чоры барышы һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагын яңарту турында фикер алышты.

Башкортстан – федераль программаларны гамәлгә ашыруда лидерлар рәтендә
Башкортстан – федераль программаларны гамәлгә ашыруда лидерлар рәтендә
- Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе социаль иминлек турыдан-туры бәйле булган мөһим юнәлеш булып кала. Андагы объектларны тәртипкә китермичә, челтәрләрне һәм инфраструктураны яңартмыйча, яңа торак төзелешендәге теләсә нинди уңышларыбыз кешеләргә чын уңайлылык тойгысы бирмәячәк. Шуңа күрә «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында безгә коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын тамырдан яхшыртырга кирәк, – диде Марат Хөснуллин. - Торак төзелеше кебек башка төп бурычларны да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк. Тулаем алганда, төзелеш стадиясендә торакның күләме югары дәрәҗәдә саклана. Агымдагы елның беренче ике аенда 6,6 млн кв. м. торак төзелә башлаган, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 1,5 мәртәбә күбрәк. Шул исәптән гражданнарның шәхси йортларга карата кызыксынуының сизелерлек артуын күрәбез. Монда эш процедураны уңайлырак итүгә, төзелеш темпларын арттыруга, гражданнарның акчаларын яклауга, инфраструктураны үстерүгә һәм законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән булырга тиеш.

Вице-премьер хәбәр иткәнчә, кичә ул Хөкүмәт әгъзалары белән утырышта Русия Президенты Владимир Путинга төбәкләрдә федераль инфраструктура программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткән. Аерым алганда, Башкортстан төп күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә билгеләп үтелгән. Марат Хөснуллин әйтүенчә, бүген төп юнәлешләр буенча лидерлар рәтендә Чиләбе, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләре, Башкортстан һәм Саха (Якутия) республикалары бар.

Илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, аерым алганда, «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектын һәм «Төзелеш» комплекслы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында объектларны финанслау һәм файдалануга тапшыру барышы турында хәбәр итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда коммуналь инфраструктура системаларын яңарту программалары кысаларында 21 чара уңышлы гамәлгә ашырылды. Бу максатларга 1,6 млрд сум юнәлтелгән, шуларның 964,6 млн сумы – федераль акчалар. Быел республикада тугыз объект төзүгә һәм 37 объектны капиталь ремонтлауга 1,07 млрд сум каралган.

«Төбәк һәм урындагы юл челтәре» федераль программасы буенча быел республикада 140 юл объектын норматив хәлгә китерү планлаштырылган, шуларның 65е федераль бюджет акчалары исәбенә ремонтланачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас