-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 март , 22:00

Радий Хәбиров Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы”н ачты

Уфада Халыкара Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасында республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы”н ачты. Төбәк Башлыгы Башкортстанның горурлыгын һәм матурлыгын тәшкил итүчеләр — күпбалалы аналар, үз эшләренең осталары, җәмәгатьчеләр һәм гаилә җылысын саклаучылар белән очрашты. Ул үз үрнәге белән ишле гаиләнең олы бәхет икәнлеген исбатлаган хатын-кызларга рәхмәтен белдерде.

Радий Хәбиров Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы”н ачты
Радий Хәбиров Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы”н ачты

– Бу ел безнең республикада “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Бүген быелгы мөһим чараларга старт бирергә тәкъдим итәм. Балалы гаиләләргә ярдәм итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, күпмилләтле гаилә буларак, республикабызның бердәмлеге өчен күп эшләр башкарасы бар, - дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Радий Хәбиров.

Бәйрәм сәхнәсендә Радий Хәбиров балаларны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен ныгыткан өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Ана даны» медале Ишембай районыннан Елена Крамерга (ире Сергей Владимирович белән алты бала тәрбиялиләр), Кырмыскалы районыннан Галина Макаровага (Рамазан Әнәс улы белән гаиләдә биш бала үсә), Күгәрчен районыннан Тәгъзимә Кинҗәбаевага (алар Риф Рабис улы белән биш бала тәрбияли) бирелде.

Барлыгы Башкортстанда бу югары бүләккә күпбалалы 9618 ана лаек булды. Аларның һәркайсы - ныклык, мәхәббәт һәм гаиләгә чиксез тугрылык үрнәге.

- Бүген заман һәрберебезгә аерым таләпләр куя. Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә уңайлы мохит булдырасыз. Шул ук вакытта сез һөнәрегездә зур уңышларга ирешәсез. Гүзәл хатын-кыз булып калып, сез үзегезнең нәфис иңнәрегезгә зур җаваплылык йөген аласыз, ул кайчак һәр ир-егетнең дә көченнән килми, - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.

Төбәк Башлыгы Русия Геройларының әниләренә һәм хатыннарына, әлеге вакытта якыннары яуда булган барлык хатын-кызларга ныклык, мәхәббәтләр, ышаныч үрнәге булулары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас