-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март , 09:35

Аэропорт һәм вокзалларда чакыру буенча таксистларны тыярга телиләр

Башкортстан Транспорт министрлыгы транспорт хезмәтләре күрсәтүне оештыру турындагы законга төзәтмәләр әзерләде. Әгәр аларны кабул итсәләр, аэропорт, автовокзаллар һәм автостанцияләр территорияләрендә такси хезмәтләре күрсәтү тыелачак, бу бары тик рәсми стойкалар яисә агрегаторлар кушымталары аша гына мөмкин булачак.

Аэропорт һәм вокзалларда чакыру буенча таксистларны тыярга телиләр
Аэропорт һәм вокзалларда чакыру буенча таксистларны тыярга телиләр
Министрлыкта, үзгәрешләр пассажирларның куркынычсызлыгын һәм таксилар катнашлыгында аварияләрне киметү өчен кирәк, дип аңлаттылар. Еш кына моны легаль булмаган, лицензиясез, медик һәм техник тикшерүләр үтмәгән таксистлар эшли.

Әгәр Дәүләт җыелышы-Корылтай законны хупласа, төбәкнең Административ хокук бозулар кодексына хокук бозучылар өчен штрафлар кертеләчәк. Мәскәү өлкәсендә шундый ук тыюны 2025 елның августында керткәннәр, штрафлар гражданнар өчен - 5 мең, вазыйфалы кешеләр өчен 20 мең һәм юридик берәмлекләр өчен 50 мең сум тәшкил итә.

Транспорт министрлыгы инспекторлары аэропортларда рейдлар вакытында хокук бозуларны ачыклаячак. Әлегә закон проекты фикер алышу һәм экспертиза процедураларын уза.

Фото: bashinform.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас