-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 март , 21:55

Туристларны кайтару эше уңышлы бара

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән беренче бортны Уфада каршы алдылар.

Туристларны кайтару эше уңышлы бара
Туристларны кайтару эше уңышлы бара
Бүген иртән «Уфа» халыкара аэропортында күптән көтелгән вакыйга булды — анда Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән якташларыбызны алып кайткан самолетны каршы алдылар. Туган илләренә кайтуны түземсезлек белән көткән 180 кеше, ниһаять, өйдә.

“Pegas”, “Coral”, “Sanmar”, “Anex” һәм “Fun&sun” туроператорлары мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Уфа аэропортыннан очып киткән 1000нән артык турист бар. Якташларыбызны кайтару эше дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстаннан 350дән артык турист Русиягә кайткан инде.

Авиакомпанияләр һәм туроператорлар ял итүчеләрне кайтару өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Әлеге процессны гадиләштерү һәм кешеләрнең тизрәк кайтару өчен өч эре хаб — Мәскәү, Казан һәм Екатеринбург аша кайтару рейсларын берләштергәннәр. Илнең барлык туристлары бу шәһәрләргә очып кайта һәм өйләренә тарала. Уфага киләсе рейс әлегә 10 мартка планлаштырылган. Моннан тыш, «Аэрофлот» авиакомпаниясе 8-11 мартка Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә рейсларга билетлар сата башлаган.

Мөстәкыйль сәяхәт итүче якташлар игътибарына!
Әгәр сез теләсә нинди рейс белән ул төбәктән кайтып китә аласыз икән, Мәскәүгә, Казанга яисә Екатеринбургка очу
мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Иң мөһиме - вакытны әрәм итмәү һәм мөмкинлекләрдән файдалану. Якташларыбызны туган якларында көтәбез!
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас