-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 март , 12:00

Бу дрон гына түгел!

Ракета хәвефе игълан ителсә, нишләргә?

Бу дрон гына түгел!
Бу дрон гына түгел!
Февраль ахырында Башкортстанда яшәүчеләр, шулай ук Татарстан, Пермь крае, Ырынбур һәм Самара өлкәләрендәге күршеләребез беренче тапкыр ракета хәвефе турында хәбәрләр алды. Бу нәрсә һәм БПЛА һөҗүме хәвефеннән нәрсәсе белән аерыла –─ түбәндә сүз шул хакта.

Сүз нәрсә турында бара?

“Ракета хәвефе” сигналы ракета кулланып һөҗүм итү куркынычы бар, дигәнне аңлата. Оборона министрлыгының тиешле структуралары Русия Федерациясе территориясендә ракеталар очуын терки һәм гражданнар мөмкин кадәр үзләренең хәвефсезлеген тәэмин итә алсын өчен халыкка вакытында хәбәр итә. Шуны аңларга кирәк, ракета пилотсыз очкычка караганда күпкә тизрәк оча, шуңа күрә карар кабул итүгә вакыт бик аз кала, димәк, барлык чараларны да оператив рәвештә күрергә кирәк”, –─ ди Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов.
 
Республикада кире нәтиҗәләрне кисәтү һәм минимальләштерү буенча зур комплекслы эш алып барыла, хәбәр итү аның бер юнәлеше.

Куркыныч янаса

Беренчедән, властьлар инструкцияләрен карап барыгыз һәм төгәл үтәгез. Хәбәр итү RSCHS контактыннан, социаль челтәрләр аша, шулай ук, интернет-мәгълүмат чараларында смс-тарату аша бара. Шулай ук, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре кичекмәстән нәрсә эшләргә кирәклеген һәм нәрсә эшләргә ярамаганлыгын хәбәр итәчәк 112 мобиль кушымтасын урнаштырырга киңәш итә.
 
Икенчедән, режим игълан итү турында хәбәр алгач, паникага бирелергә һәм беркая да качарга кирәкми. Гади һәм аңлаешлы киңәшләрне үтәгез һәм шул вакыт сез үзегезнең хәвефсезлегегезне тәэмин итәчәксез.
 
– Әгәр урамда булсагыз, сакланырга ышык урынга ─ подъездга, паркингка, җир асты кичүенә, бомбадан саклану урынына керегез. Автомобильдә, нык булмаган вакытлыча корылмаларда калырга киңәш ителми.
 
– Әгәр өйдә булсагыз, пәрдәләрне ябып куегыз (бу кыйпылчыклардан яралану куркынычын киметәчәк) һәм тәрәзәгә якын килмәгез, тәрәзәсез һәм терәк диварлар арасында урнашкан бүлмәгә – мәсәлән, ванна бүлмәсенә яки кладовкага керегез, идәнгә утырыгыз. Күпкатлы йортларда подвалга, паркингка яки аскы катларга төшү хәерле, әмма мотлак баскыч буенча төшәргә кирәк, лифттан кулланырга ярамый. Кайберәүләр һөҗүмнән соң зур йортлар домино кебек таралып төшәргә мөмкин дип уйлый, тик чынлыкта бу алай түгел, барысы да уйланылган, подвалда яки паркингта булу хәвефсез. Әгәр сез шәхси йортта яшисез икән, пәрдәләрне ябып, эчке бүлмәгә керегез.
Әгәр сез транспортта яки машинада барасыз икән, туктагыз, чыгыгыз һәм якындагы ышык урынга яшеренегез.

Нәрсә булды?

27 февральдә Идел буе төбәкләрендә беренче тапкыр ракета хәвефе режимы кертелде. “Российская газета” язуынча, беренче сигналлар төш тирәсендә алына. Безнең вакыт белән 14 сәгать 30 минутта Самара өлкәсендә тревога игълан иттеләр. Төбәк Башлыгы Вячеслав Федорищев халыкны өйдә калырга чакырды. Казанда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм мәктәп укучыларын ышык урынга алып керделәр, ә икенче сменада дәресләр булмады. Башкортстанда ракета хәвефе турында якынча 15 сәгать 35 минутта игълан иттеләр, ә 17 сәгать 10 минутта аны гамәлдән чыгардылар, ягъни чикләүләр якынча сәгать ярым дәвам итте, кешеләр өчен махсус хәвефсезлек чаралары кирәк булмады.
 
Соңрак, кич белән ТАСС ике ракетаның Чувашиягә һөҗүм итәргә омтылуын хәбәр итте, берсе бәреп төшерелде, икенчесе курсын үзгәртеп, төбәктән очып киткән. Соңрак аны да бәреп төшерделәр.
 
Киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, болар Украинада “Фламинго” буларак билгеле Британиядә җитештерелгән “FP-5” ракеталары булырга тиеш. Алар 3000 километрга кадәр оча ала, канатларының озынлыгы – 6 метр, корал өлеше – бер тонна.
 
Шушы көннәрдә бөтен республика буенча хәбәр итү сиреналарын тикшерделәр. Бу вакыйгалар бер-берсе белән бәйлеме?
 
Юк, сиреналарны тикшерү – ул планлы еллык чара. 1 мартта Бөтендөнья граждан­нар оборонасы көне билгеләп үтелә, шуңа күрә айның беренче көннәрендә халыкка хәбәр итү буенча бөтенрусия күнегүләре үткәрелә. Кирәк булганда аны елның башка вакытында да кабатлыйлар. Әмма ким дигәндә бер атна кала кешеләрне бу хакта мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша берничә тапкыр кисәтәләр: тынычлык саклагыз, бу өйрәнүләр.
 
Быел сиреналардан, телевидение һәм радио аша “Внимание всем” сигналын трансляцияләүдән тыш, Уфада домофоннар челтәре аша күпкатлы йортларда хәбәр итүне дә тест режимында сынап карадылар. Команда буенча алар ачылды. Бу куркыныч янаган очракта урамда булган кешеләр подъездларда ышыклана алсын өчен кирәк.

Тревога гамәлдән чыгарылганнан соң нишләргә?

Русия армиясендә кыю һәм профессиональ егетләр хезмәт итә, алар үз эшләрен белә, шуңа күрә Русия тер­риториясенә таба очкан бөтен нәрсә диярлек хәвефсез зонада бәреп төшерелә. Әгәр гадәттән тыш хәл була калса, яшеренгән урыннан сак кына чыгыгыз, юлда шартламаган сугыш кирәк-яраклары кал­маганмы икәнен игътибар белән карагыз. Аларга якын килү, кагылу, фотога төшерү һәм Интернетка, яки мессенджерларга урнаштыру катгый тыела.
 
Табыш турында 112 номеры буенча МЧСка хәбәр итәргә кирәк. Әгәр хәвефле объект оешма территориясендә табылса, җитәкчелек кешеләрне эвакуацияләргә тиеш. Урамда яки торак йортта кимендә 150-200 метр ераклыкка китәргә кирәк.
 
Ракета хәвефе булганда һәр секунд әһәмияткә ия. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм яшеренү урыннарын белү гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк. Паникага бирелмәгез, рәсми мәгълүмат чыганакларына йөз тотыгыз һәм барысы да яхшы булачак!

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас