2-11 мартта барлыгы 59 меңгә якын пассажир ташылган (284 рейс). Шул ук вакытта төбәктә хәрби хәрәкәтләр туктамый. Бу шартларда Чит ил эшләре министрлыгы илебез гражданнарын Фарсы култыгы дәүләтләре авиахабларында күчеп утыру белән тоташу рейсларын гамәлдән чыгару ихтималлыгы турында кисәтә.
Чит ил эшләре министрлыгының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Кувейт, Бәхрәйн, Катар, Оман һәм Согуд Гарәбстанына барудан тыелып тору турында 3 марттагы тәкъдимнәре элеккечә гамәлдә.
"Төбәктәге Русия гражданнарын шәхси хәвефсезлек чараларын күрергә, потенциаль куркыныч районнарга барудан тыелып торырга, урындагы хакимият күрсәтмәләрен үтәргә, шул исәптән ракета янаулары вакытында кичекмәстән сыену урыннарына барырга, туроператорлар һәм авиаташучылар белән элемтәдә торырга чакырабыз. Дөньяның башка төбәкләренә барганда маршрутларны үлчәп һәм саклык белән планлаштырырга, Чит ил эшләре министрлыгы һәм Русия чит ил вәкиллекләре хәбәрләрен игътибар белән күзәтергә кирәк", - дип кисәтә министрлык.
Фото: bashinform.ru