Радий Хәбиров район хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарган эшләре өчен Фәнүр Шәйхисламовка рәхмәт белдерде һәм аның идарәче сыйфатларына республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ булачак, дип билгеләп үтте.
- Бу вазыйфада биш елдан артык эшләү вакытында Фәнүр Рәфис улы үзен грамоталы, заманча идарәче, куелган бурычларны хәл итүдә, кешеләргә карата игелекле, җаваплы кеше итеп күрсәтте. Без һәрвакыт Тәтешле районы өчен тыныч идек, аның ничек актив эшләвен, муниципалитет мәнфәгатьләрен яклаганда аның актив позициясен күрдек. Халыкның аңа ничек хөрмәт белән каравын беләбез. Ул – безнең зур идарә командасы әгъзасы, алда аның вазыйфасы бик җаваплы, - диде Радий Хәбиров. – Беләсез, Мәдәният министрлыгында зур бәла булды, башкача әйтә алмыйм. Берничә җинаять эше кузгатылды. Шуңа күрә безгә министрлык эшен тотрыклыландыру өчен оператив рәвештә шактый җитди, кискен чаралар күрергә кирәк. Бу - зур дәүләт органы, аңа 2 меңгә якын авыл һәм шәһәр мәдәният йорты, меңләгән белгеч карый. Шуңа күрә без Фәнүр Рәфис улы шактый катлаулы бу чорда Мәдәният министрлыгы эшен тотрыклыландырыр дигән карар кабул иттек. Без аңлыйбыз, хәзер анда җитди оештыру сәләте, административ сыйфатлары булган кеше, яхшы юрист кирәк. Бу бурычны Фәнүр Рәфис улы намус белән үтәр, дип уйлыйм.
Фәнүр Шәйхисламов, үз чиратында, Башкортстан Башлыгына һәм Хөкүмәтенә район халкына зур проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
- Муниципалитетның барлык идарә командасына рәхмәт белдерәм, сезнең хезмәт сөючәнлегегезгә һәм дисциплинагызга сокланам. Бу елларда без бер зур тату гаилә булып эшләдек. Ышанам ки, район киләчәктә дә безнең республика лидерлары рәтендә булачак, - диде Фәнүр Шәйхисламов.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Тәтешле районы динамик үсештә, югары икътисади күрсәткечләргә ирешә.
- Соңгы елларда муниципалитет ышанычлы рәвештә алга бара. ФАПлар, хатын-кызлар консультацияләре төзелә, мәктәпләр ремонтлана. Югары Тәтешлене су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде, чистарту корылмалары төзү өчен кирәкле акчалар бүлеп бирелде. Без монда искиткеч Удмурт тарихи-мәдәни үзәге булдырдык. Болар барысы да халык тормышында уңай чагылыш таба, - диде Радий Хәбиров. - Төп мәсьәләләрнең берсе – "M-12" трассасын төзегәндә зыян күргән юллар. Без аларны федераль үзәк белән бергә тергезәчәкбез, эшкә быел ук керешәчәкбез.
Совет утырышы азагында Радий Хәбиров район фидакарьләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: glavarb.ru