Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш буенча Тәтешле районына барды. Ул Югары Тәтешле авылында район Советы утырышында катнашты.
Анда урындагы депутатлар Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламовның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте.
Республика Башлыгы үз чыгышында Тәтешле районында эшләгәндә Фәнүр Шәйхисламов үзен яхшы оештыручы һәм идарәче, заманча җитәкче буларак танытканын әйтеп үтте.
"Фәнүр Рәфис улын Уфага алып китәбез, ул - безнең зур идарә командасы әгъзасы, һәм аны бик җаваплы вазыйфа көтә. Безгә республикабызның Мәдәният министрлыгы эшен ныгытырга кирәк. Бу - зур дәүләт органы, 2000гә якын авыл һәм шәһәр мәдәният йорты, 1000 мәдәният хезмәткәре... Шуңа күрә Фәнүр Рәфис улы Мәдәният министрлыгына күчәчәк, министрлык эшен һәм анда башкарылырга тиешле бурычларны хәл итәчәк дигән карар кабул ителде. Мәдәният министрлыгына хәзер иҗади кеше генә түгел, ә җитди оештыру һәм административ сыйфатлары булган кеше кирәк", – диде ул.
Фәнүр Шәйхисламов Тәтешле районын 2020 елның ноябреннән башлап җитәкләде. Элегрәк ул республика хакимият органнарында, республика Башлыгы Хакимиятендә төрле вазыйфаларда, Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшләде.
Фото: Башинформ"