-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март , 13:35

Башкортстанга Абхазиянең рәсми делегациясе килде

13 мартта Башкортстан башкаласына Абхазиянең рәсми делегациясе килде. Аны илнең Премьер-министры Владимир Делба җитәкли. Уфа аэропортында кунакларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров каршы алды.

Башкортстанга Абхазиянең рәсми делегациясе килде
Башкортстанга Абхазиянең рәсми делегациясе килде
Абхазия рәсми делегациясенең Башкортстанга сәфәре барышында Русия-Абхазия мәдәни үзәге ачылачак. Ул бөтендөнья дәрәҗәсендәге Уфа вузара кампусы мәйданчыгында урнашачак.

Шулай ук рәсми сәфәр барышында яклар Башкортстан белән Абхазиянең үзара файдалы хезмәттәшлеген үстерү, шулай ук расланган планнар нигезендә төрле юнәлешләрдә яңа уртак проектлар булдыру перспективалары турында фикер алышачаклар.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәсми делегация җитәкчелегендә Абхазиядә булган иде. Сәфәр кысаларында Министрлар Кабинеты җитәкчесе ил Президенты Бадра Гунба белән очрашты.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас